Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Чехиядә сәфәрдә


Рөстәм Миңнеханов Прага сараенда Чехия президенты Милош Земан белән
Рөстәм Миңнеханов Прага сараенда Чехия президенты Милош Земан белән

Ел ярым элек булган соңгы сәфәрдән соң үзгәрешләр күп булды. Быел Татарстан президенты бизнес һәм инвестицияләр турында сөйләшә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 25 сентябрьдә Прагада Чехия президенты Милош Земан белән очрашты. Кичкә таба ул Русия-Чехия сәүдә комиссиясе утырышында катнаша, депутатлар пулаты рәисе Ян Гамачек һәм сәнәгать вә сәүдә министры Ян Младек белән очраша. Иртәгә Татарстан вәкилчелегенең Көньяк Моравиягә сәфәре каралган.

Президент белән бергә Татарстаннан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, Дәүләт Шурасының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, Сәүдә-сәнәгать пулаты идарәсе рәисе Шамил Агиев та килде.

Русия-Чехия сәүдә комиссиясе утырышы
Русия-Чехия сәүдә комиссиясе утырышы

Узган елның апрелендә Татарстаннан зуррак вәкилчелек Чехиягә озаграк сәфәргә килгән иде. Президент Чехиядә яшәүче татарлар белән дә очрашты. Ул вакыттагы очрашуларда киләчәккә ике як өчен дә якты күренгән планнар корылды.

Ел ярым вакыт эчендә ике арада күп әйбер үзгәрде. Атнага бер очкан Казан-Прага очышлары ноябрьдә очкыч һәлакәтеннән соң бетте. Әлегә кадәр яңа очышлар турында сөйләшүләр генә бара. Ул вакытта Чехия Казанга Универсиадага зур вәкилчелек җибәргән иде – инде Универсиада да онытылды. Доллар үсүе, хөкүмәттә һәм куәт структураларында эшләүчеләргә чит илләргә чыгу тыелу сәбәпле Европада, шул санда Чехиягә Русиядән туристлар утызлап процентка кимеде. Украинада сугыш нәтиҗәсендә Европа берлеге Русиягә чикләүләр кертте. Европа керткән чикләүләр Европа шурасының җирле һәм төбәк конгрессындагы актуаль мәсьәләләр комитетына утырышын Казанда үткәрергә мөмкинлек бирмәде.

Рөстәм Миңнеханов Чехия рәсмиләре белән, 25 сентябрь 2014
Рөстәм Миңнеханов Чехия рәсмиләре белән, 25 сентябрь 2014

Чехия президенты Милош Земан чикләүләргә каршы булуын һәм Русияне изоляциядә калдыруның файдага китермәячәген әйтеп килә. Чехиянең сәясәт белгече Йозеф Млейнек Земанны президентлыкка Русия белән сәүдә иткән кешеләрнең акчалары китерде, шуңа күрә ул хәзер аларның мәнфәгатьләрен яклый, дип саный.

"Земан президент булса да, Чехия турында уйламый, күбрәк ул кешеләрнең бизнесларын кайгырта", дип белдерде эксперт Чехиянең бер интернет сәхифәсендә.

Земан быел ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдә Чехия белән Русия хезмәттәшлегенең киләчәге бар, диде.

"Безгә энергия кирәк, сезгә – трамвай, троллейбус, автобуслар", диде ул һәм Русия ватандашларына Чехиягә визасыз йөрүне рөхсәт итәргә кирәк, диде.

Рөстәм Миңнехановның быелгы сәфәре менә шундый яңа шартларда бара. Чехия белән Татарстан арасындагы сөйләшүләрнең максаты – икътисади бәйләнешләр һәм инвестицияләр.

Михал Һашек (у) Казанда Рөстәм Миңнеханов белән
Михал Һашек (у) Казанда Рөстәм Миңнеханов белән

Узган сәфәрендә үк Татарстан вәкилчелеген Прагадагы бизнеслар белән генә түгел, Көньяк Моравия өлкәсе белән дә таныштырдылар. Быел җәй көне өлкә башлыгы Михал Һашек өч көнгә Татарстанга килеп китте.

Көньяк Моравияне Татарстан белән беренче чиратта фән һәм тикшеренүләр өлкәсендә университетара хезмәттәшлек кызыксындыра. Президент Миңнеханов Моравиягә җомга көнне бара.

Бүген Чехия президенты белән очрашу вакытында Миңнеханов Милош Земанны да Татарстанга чакырды.

XS
SM
MD
LG