Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook, Gmail һәм Twitter Русия кануннары нигезендә теркәлергә тиеш була


Русиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияне күзәтү идарәсе Роскомнадзор Facebook, Gmail һәм Twitter'ны Русиядә "мәгълүмат таратуны оештыручылар" буларак теркәлү кирәклеге турында кисәтте. Оешма җитәкчесе урынбасары Максим Ксензов сүзләренә караганда, американ сайтлары бу таләпне үтәмәсә аларга акчалата җәза яный. Икенче кисәтүдән соң бу өч сәхифә "кара исемлеккә" эләгергә мөмкин, диде Роскомнадзор вәкиле.

Идарә таләп иткәнчә теркәлгән сәхифәләр Русиянең яңа кануны нигезендә барлык мәгълүматне алты ай Русиядә сакларга тиеш булачак. Бу эшләнмәгән очракта аларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Роскомнадзор Русиянең "ВКонтакте", "Яндекс", "Mail.Ru" кебек үз социаль челтәрләренең яңача теркәлгән булуы турында белдерде.

Канун 1 августта гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG