Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерүе


Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерүе

Кырымда татар оешмаларына каршы һөҗүм башланды. 16-17 сентябрьдә Кырымтатар Мәҗлесендә, активистлар өендә тентүләр үтте. 18 сентябрьдә Кырымтатар мәҗлесе, "Кырым" хәйрия вакыфы,"Авдет" гәзите үзләренең йортларыннан куып чыгарылды.

18 сентябрь кичке бишләрдә Акмәчет-Джанкой юлында Кырымдагы төп халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды мөдире Нәдир Бәкировка һөҗүм ясалган.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге кырымтатарларга каршы эзәрлекләүләргә каршы кискен каршылык белдерә. Бу вакыйгалар 1944 елгы депортацияне-татарларга каршы геноцидны хәтерләтә. Хакимият оештырган эзәрлекләүне канунсыз дип бәялибез. Кырымтатар мәҗлесенең сәяси карашлары хакимияткә ошамый торгандыр, әмма иҗтимагый оешманы сәяси эзәрлекләү – җинаять!

Русия президентыннан, генераль прокуратурасыннан кырымтатар мәҗлесенә, татарларга каршы канунсыз һөҗүмне туктатуны таләп итәбез! Бу һөҗүмне оештырган кешеләр җавапка тартылырга тиеш! Кырымда төп халык булган татарларны калган халыкларга дошман итеп күрсәтүче хакимият вәкилләре җавапка тартылырга тиеш!

Русия һәм халыкара хокук саклау оешмалары генерал Григоренко, академик Сахаров исемнәрен искә төшереп кырымтатарларны яклап тавышыгызны күтәрегез!

Без Евросоюз илләренең җитәкчеләрен, Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясын кырымтатарларны хакимиятнең башбаштаклыгыннан яклавын сорыйбыз!

Кырымтатар туганнарыбыз! Сезгә чын күңелдән теләктәшлек белдерәбез! Кырымдагы кардәшләр, белегез – сез ялгыз түгел, күп миллионлы татар милләте сезнең белән!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы

22 сентябрь 2014 ел

XS
SM
MD
LG