Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония президенты бәйсезлек референдумын 9 ноябрьгә билгеләде


Артур Мас
Артур Мас

Испаниянең Каталония өлкәсе башлыгы Артур Мас бәйсезлек референдумын 9 ноябрьдә уздырырга карар итте.

Референдумга ике сорау чыгарыла: "Сез Каталониянең дәүләт булуын телисезме?" һәм "Әгәр теләсәгез, Каталониянең бәйсез дәүләт булуын телисезме?".

19 сентябрьдә өлкә парламенты референдумны, Испания хакимияте рөхсәт итмәсә дә, уздыдырга дигән карар чыгарган иде.

Мадрид ил конституциясенең мондый референдум уздыруны рөхсәт итмәвен әйтеп аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерә.

Каталония Испания бюджетының 19,5 процентын тәэмин итә, ә аңа бюджетның 5 проценттан ким өлеше генә бирелә.

Бу айда Шотландиядә узган бәйсезлек референдумында тавыш биргәннәрнең 45 проценты бәйсезлекне хуплаган иде.

XS
SM
MD
LG