Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Театр төне халыкны тамашаларга җәлеп итте


Уфаның "Нур" татар театрында "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектакленнән бер күренеш
Уфаның "Нур" татар театрында "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектакленнән бер күренеш

26 сентябрь кичендә Башкортстанда Театр төне узды. Анда бушлай төрле мәдәни чаралар карау мөмкин булды. Чарага китапханәләр, музейлар, милли үзәкләр дә кушылды

Республиканың Театр төненә быел барлык китапханәләр, музейлар, милли үзәкләр дә кушылды. Мәдәни төн республиканың һәр халык театры, мәдәният сарае һәм авыл клубларында да үтте. Уфада иң зур чаралар "Нур" татар дәүләт драма театры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, Урыс драма театры, опера һәм балет театры, Курчак театры, балалар филармониясе, Заһир Исмәгыйлов исемендәге сәнгать академиясе, Фәрит Камаев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, "Мир" һәм "Башкортостан" сәүдә үзәкләрендә узды.

Урыс драма театры быел "Кар патшабикәсе" исемле спектакль күрсәтте. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры
тамашаларны урамда башлады. Башта әкият персонажлары балалар белән төрле уеннар оештырды, актерлар белән фотога төшү мөмкинчелеге тудырылды, Театр тарихы исемле музей эшләде. Аннан соң зур концерт күрсәтелде, чара "Кара йөзләр" спектакленә ничек әзерләнүне күрсәтү – репетиция белән тәмамланды.

"Нур" театры актеры Рушат Мөдәрисов
"Нур" театры актеры Рушат Мөдәрисов

Уфа "Нур" татар театры да тамашаларны урамда башлады. Аннан фойеда спектакльләрдә яңгыраган җырлардан концерт, зур залда "Хаҗи әфәнде өйләнә", "Ак калфак", "Игезәкләр", "Гөргөри кияүләре" – барлыгы 17 спектакльдән өзек күрсәтелде. Аннан театр актерлары һәм аларның балалары катнашында концерт узды. Чара фойеда милли дискотека белән тәмамланды. "Нур" татар театры башкаларга караганда театр ишекләрен иң соңгы ябучыларның берсе булды, җыр-бию биредә төнге 12гә кадәр дәвам итте.

Театр төне программы быел бик бай булды. Биналарда театр рәссамнары күргәзмәләре оештырылды, бутафорлар үз эшләрен куйды, сәхнә артына экскурсияләр оештырылды, грим салу дәресләре бирелде.

Театр төненең Башкортстанда икенче тапкыр узуы. Аның төп максаты – халыкны театрларга җәлеп итү, республикада театр тормышын җанландыру.

XS
SM
MD
LG