Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:03

Кырымда ике кырымтатарны билгесезләр көч белән алып киткән


Кырымның Карасубазар янындагы Сары-Су бистәсендә шимбә кичендә хәрби киемдәге билгесез кешеләр ике яшь кырымтатарны машинага көч белән утыртып билгесез урынга алып киткән.

Алып кителгәннәрнең берсенең атасы Абдурешид Джеппаров аларның зәңгәр төзтәге Volkswagen Transporter машинасында алып кителүен һәм машина номерын полициягә барып хәбәр иткән.

Джеппаров әйтүенчә, полиция дә, ФСБ да бу эшкә катнашы булуын танымый.

XS
SM
MD
LG