Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда юл һәлакәтендә алты кырымтатар үлде, икәү яраланды


Кырымда убылган юл
Кырымда убылган юл

Кырым мөселманнары диния идарәсе һәм мөфти Эмирали Аблаев Акмәчеттә якшәмбегә каршы төндә юл убылуда кешеләрнең һәлак булуына зур кайгы белдерде.

Машинада булган сигез кешенең алтысы, шул исәптән өч бала һәлак булды. Тагын ике бала авыр хәлдә хастаханәдә. Фаҗигагә юлыккан машинадагыларның барысы да кырымтатарлар булган

Акмәчеттә шәһәрне урап узучы юлның бер өлеше төнлә убылып сигез метр киңлектәге һәм сигез метр тирәнлектәге чокыр барлыкка килгән. Зур тизлектә баручы ВАЗ машинасы шул чокырга төшкән.


Һәлак булган балаларның икесе өч яшьлек, берсе 16 яшьлек диелә. Бер яшьлек малаһ һәм 12 яшьлек кыз хастаханәгә салынган.

Җинаять эше ачылды, бу юлны төзегән "Юждорстрой" ширкәтенә Кырымда төзелеш эшләре алып бару вакытлыча тыелды. Әгәр ул ширкәтнең гаебе расланса, юлны ул үз хисабына төзәтергә тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG