Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:20

Татарстанга килүче туристлар 30% арткан, төп карар урын – музейлар


"Кырлай" комплексы

"Кырлай" комплексы

Татарстанның туристлык комитеты башлыгы 27 сентябрь – дөньякүләм туризм көне уңаеннан республикага килүче туристларның 30% артуын әйтте. Ел дәвамында төп карар урыннар – музей комплекслары икән. Азатлык хәбәрчесе Арчада туристлар еш йөргән музейларда булып кайтты.

Республиканың туристлык комитеты оештырылган көннән башлап журналистлар өчен Татарстанның тарихи урыннарына, туристлык үзәкләренә махсус сәяхәтләр оештырыла башлады. Элегрәк тә моңа охшаш сәфәрләр булды, әмма быел туристлык комитетына алдан ук республикага килүче кунаклар санын арттыру максаты куелган иде. Шуңа да һәр гамәл максатчан эшләнелде, республиканың кешегә күрсәтерлек итеп әзерләнгән тарихи-дини урыннарына матбугат, телевидение, радио, интернет аша реклам ясалды.

"Ел башыннан Татарстанга бер миллион 200 меңнән артык турист килде, бу узган елгыдан 30% күбрәк", диде Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов дөньякүләм туризм көне белән котлаган хатында. Шул рәвешле ул республика җитәкчелеге куйган планны үтәп барырга тырышуларын җиткерде. Ярдәмчеләре исә Татарстанның туристлык үзәкләренә журналистлар өчен сәяхәтләр оештыруны дәвам итте.

Арча Кырлаена туристларны Тукай тарта

Азатлык хәбәрчесе туризм комитеты вәкилләре оештырган Арча районына сәяхәттә катнашты. Әлеге район Татарстанның төп туристлык үзәкләренең берсе, андагы "Кырлай" комплексы читтән килгән кунакларның гына түгел, республика халкы өчен дә яраткан урынга әйләнгән. Рәсми интернет сәхифәләрендә берничә көнгә килеп, кунакханәсендә кунып, ресторанында ашап-эчеп, уеннарда катнашып, Тукай музеен карау мөмкинлекләре турында язылган. Шунда ук кунак булучыларның фикерләре дә күрсәтелгән, күбесе уңай. Комплексның йөзек кашы – Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музее. Туристлар нәкъ менә бөек Тукайны якыннан тою өчен киләләр дә инде монда, ди комплекс вәкилләре.

"Тукай 1892-1894 елларда Кырлай авылында яши. Монда аның күзләре ачылган. Музей исә 1971 елдан эшли башлый. 1976 елның 25 апрелендә Кырлайда Тукай музее ике катлы булып эшләнелә, комплекс дәрәҗәсенә җитә. Әлеге проектның авторы, татар сынлы сәнгатенең чишмә башы булган милләтнең бөек шәхесләренең берсе, халык рәссамы Бакый ага Урманче.

Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы Кырлайның гүзәл табигатендә урнашкан, тирә-яктагы урманда Шүрәле, күл буенда Су анасы утырган кебек тоела. Экскурсия өчен бик тә кызыклы урыннар, килегез, без һәрвакыт кунакларны каршы алырга әзер", ди Тукай музее экскурсоводы Нурия Йосыфҗанова.

Әлифба музее

Кырлай комплексыннан соң без Арча педагогика көллиятен карадык. Анда уку йортының 1930нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан өчен 15 меңгә якын югары квалификацияле белгечләр укытып чыгаруларын әйттеләр. Көллияттә балалар бакчасы тәрбиячеләрен, башлангыч сыйныф укытучыларын, физкультура һәм музыка укытучыларын әзерлиләр икән. Уку йорты үзе генә туристлар өчен кызык булмас иде, мөгаен шуңа да Әлифба музеен да булдырганнар. Хәзер инде ул халыкара әлифба музеена әйләнгән, чит илләрдән дә Әлифба китаплары кайткан.

"1964 елда Әлифба язылган. 1965 елдан бирле Әлифба парта өсләрендә татар классларында бүгенге көнгә кадәр саклана, аның буенча укыйлар. Яңа Әлифба булуына карамастан, мәктәпләрдә хаман элеккеге Әлифба да үз урынын алып тора. Әлеге Әлифба 43 тапкыр үзгәртелә (рәсемнәре, сурәтләре, эчтәлеге, сүзләре) һәм яңадан басылып чыга. Шуңа күрә әлеге Әлифба шулай озак яши.

Бу музейда 360тан артык Әлифба бар. Әлеге Әлифбалар 57 телдә, ә диалектларны да исәпкә алсак, 62 телдә дип әйтергә була. Шулай әлеге залда беренче татар китапларының килеп чыгу тарихы да бирелә. Татар халкы элек-электән гарәпчә укыган һәм сөйләгән. Ә XIX гасырда татар мәгърифәтчеләре үзенең Әлифбасын, үзенең графикасын булдыра. Әлеге музейда Кытай, Япония, Финляндия, Италия, Испаниядән килгән Әлифбалар да саклана", диде Әлифба музее мөдире Сания Камалетдинова.

Арчада милләт тарихын саклаучы һәм туристларга карап татарның үткәнен күзалларга ярдәм итүче тагын бер музей бар. Кунаклар монда затлы татар киемнәренең килеп чыгышы, төрле аяк кием үрнәкләре белән таныша ала.

Казан арты тарих-этнография музее

Казан арты тарих-этнография музее Казан арты төбәгенең этнографиясен, тарихын өйрәнә һәм аның халкын пропагандалау белән шөгыльләнә. Шушы төбәктәге авылларга чыгып төрле этнографик экспедицияләр оештыралар һәм шунда җыелган материалларны музей фондында туплыйлар. Бу беренче этап. Ә икенче этап – шул җыелган материалларны эшкәртү һәм тасвирлау. Шул материаллар нигезендә музей экспозициясен төзү, ягъни аерым бер төбәкнең халкын, музейга килүчелергә милли мирасны пропагандалау – өченче этапны тәшкил итә. Әлеге этаплар Казан арты тарих-этнография музееның төп юнәлеше булып тора, ди Ленар Гобәйдуллин, Казан арты музееның туган якны өйрәнү бүлеге мөдире.


Арчада кунакларга күрсәтерлек музейлар шактый, ә берничә көнгә килеп, әкияти Тукай дөньясында рухи азык алып ял итәм дисәң, иң яхшысы – "Кырлай" комплексына тукталырга киңәш итәр идек. Елдан-ел туристлар мәнфәгатьләрен үтәп, риватьләргә бай, серле, уңайлыклары булган иң яхшы туристлык үзәгенә әйләнергә мөмкиннәр. Әле Тукайның рухы, тарихы берничә гасыр үзенә җәлеп итә ала. Иң мөһиме - Нурия Йосыфҗанова кебек җаны-тәне белән, артистлык сәләтләрен кулланып сөйләүче, таныштыручы экскурсоводлар булсын.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG