Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә «Кырым» хәйрия фонды хисаплары һәм милкен кулга алу карарын үз көчендә калдырды


Акмәчетнең үзәк район мәхкәмәсе «Кырым» хәйрия фонды хисапларын һәм милкен кулга алуны үз көчендә калдырды һәм шулай ук Кырымтатар милли мәҗлесенең элекке җитәкчесе Мостафа Җәмилевны вакыфны оештыручылар исемлегеннәнә чыгару турында прокуратура мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. Бу хакта Крым.Реалиига фондның җитәкчесе Риза Шевкиев белдерде.

Хәйрия оешмасында Җәмилевның фондны оештыручылар исемлегендә булмавын әйтәләр.

Шевкиев карарны кире шикаять итү яки итмәү турында юристлар белән киңәшләшергә планлаштыра.

Билгеле булганча, 16 сентябрьдә Мәҗлес бинасында 12 сәгатьлек тентү узды. Нәтиҗәдә документлар, протоколлар, ислам әдәбияты һәм компьютерлар алынды.

Икенче көнне Мәҗлес бинасына мәхкәмә приставлары килеп «Кырым» фонды җитәкчесе Риза Шевкиевка мәхкәмә карарын җиткерде һәм бинаны ябуларын әйтте. Нәтиҗәдә алар бинадан китәргә мәҗбүр булды.

19 сентябрьдә мәхкәмә приставлары Мәҗлес, «Кырым» фонды, «Авдет» газетасы һәм «Йолдыз» журналы редакциясе урнашкан бинаны кулга алды. Шулай ук документларда Мәҗлескә караган биналарны һәм «Кырым» фонды балансында булган биналар билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG