Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанның Временный бистәсендә Русия көч структуралары ун көннән артык халыкны тикшерә


Русия хокук яклаучылары көч структураларының Дагыстанның Унцукульски районындагы Временный бистәсендә яшәүчеләрне тикшерүләре турында белдерә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге сәхифәсендә язылганча, 19 сентябрь көнне бистәгә хәрбиләр тулы йөк машиналары һәм хәрби техника кергән. Барлык халыкны янгын сундерү бүлегенә алып килеп документларын тикшергәннәр, фотога төшергәннәр, бармак эзләрен һәм ДНКнв алганнар. Барлык мәгълүматны компьютердагы исемлек белән тикшергәннәр.

Аннан соң хатын-кызларны һәм балаларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр, ә ир кешеләргә авылдан китәргә кушылган. Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, берничә кешене билгесез тарафка алып киткәннәр.

Тикшерү инде ун көннән артык дәвам итә. Күп кенә фатирларда берничә кат тентүләр узган. Бистәдә мәктәп, балалар бакчасы, күп кенә кибетләр эшләми, хәрбиләр җирле халыкка хәтта даруга чыгарга да рөхсәт итмиләр.

"Мемориал" һәм "Хьюман Райтс Вотч" хокук яклаучыларын бистәгә кертмәгәннәр.

Хокук яклаучылар президентның Төньяк Кавказ федераль бүлгесендәге вәкиле Сергей Меликов һәм Дагыстан республикасы башлыгы Рамазан Абдулатиповны әлеге хәлләргә игътибар итәргә чакыра.

XS
SM
MD
LG