Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:13

Мәскәү мәчетендәге хәлдән соң берничә мөселман югалган


Мөселманнар полиция тарафыннан тоткарланган кардәшен автобустан чыгарды

Мөселманнар полиция тарафыннан тоткарланган кардәшен автобустан чыгарды

Узган җомга намазыннан соң, Мәскәүнең тарихи мәчетендә йөзләрчә мөселман кардәшен яклап ОМОНга каршылык күрсәтте. Әлеге хәлдән соң Мәскәүдә 17ләп мөселман югалган.

Узган җомга намазыннан соң, Мәскәүнең Большая Татарская урамында урнашкан тарихи мәчеттә мөселманнар үз кардәшен яклап полициягә каршылык күрсәтте. Әлеге хәлне төшереп барган журналист Али Чаринский беренчеләрдән булып аны интернетка элде.

Мөселманнарның кардәшен яклау өчен полиция белән тарткалашка керүен хуплаучылар белән беррәттән тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел. Чаринский Азатлыкка әйтүенчә, ул Корбан бәйрәме алдыннан махсус видео әзерләргә булган һәм шул сәбәпле, мәчеткә камера белән килгән.

"Мин тимер эзләгеч аркылы уздым. Шунда бер ОМОН намаз укучылар яныннан дорфа гына узды. Алар бер кардәшне алып китте. Намазны бүлү ярамый, шуңа без имам артыннан гыйбадәт кылуны дәвам иттек. Шунда автобустан теге мөселманны мыскыл итүләр, аны кыйнаулары ишетелә башлады. Автобус селкенеп торды.

Мәскәүнең тарихи мәчете

Мәскәүнең тарихи мәчете

Намаз беткәч без полициядән ни өчен аны кыйнаулары турында сорый башладык. Алар әлеге мөселманның машина белән кемнеңдер өстенә менүен әйтте.

Без җыелган мөселманнарны тынычландырмакчы идек, әмма алар кардәшен кыйнаганнарын күреп шул кадәр дулкынланган иделәр. Алар инде мәчет җитәкчеләрен дә тыңламады. Ислам китапларын тыю, хиҗап мәсьәләсе, мәчетләрне ябу инде аларның тәңкәсенә тигән. Менә шул барысы да җыелган һәм алар инде "кайный" иде.

Әлеге кыйналган мөселманның абыйсы әйтүенчә, намазга ашыгу сәбәпле, аның туганы машина белән кемгәдер бәреп киткән. Ул гафу үтенгән, әмма җомга намазына ашыгу сәбәпле, озакка тукталып тора алмаган", диде Чаринский.

"Ике кешегә җинаять эше ачылганда, егерме кеше югала"

Кардәшен автобустан азат иткәннән соң мөселманнар кайсы-кайда тарала. Мәчет җитәкчеләре дә бу низагны тизрәк туктатырга тели. Чаринский сүзләренчә, көч структуралары әлеге хәлдән соң мәчеткә килеп мөселманнарны алып киткән.

"Анда калган мөселманнарны тоткарлаганнар. Тоткарланучыларның санын алар әйтми. Барлык тоткарланучыларга җәза каты булачактыр, чөнки интернетта ОМОНга карата төрле провокация бара", ди ул.

Баһром Хамроев

Баһром Хамроев

Мәскәүдә яшәүче хокук яклаучы Бахром Хамроев Азатлыкка әйтүенчә, әлеге вакыйгадан соң аңа югалган 17 мөселманның якыннары борчылып шалтыраткан.

"Мин Замоскворецки районның Новокузнецки мәхкәмәсенә берничә тапкыр бардым, әмма алар кемне тоткарлаулары турында бернинди мәгълүмат бирми. Тоткарланучылар нигездә ингушлар, чеченнар, дагыстаннар. Мин аларның туганнарына прокуратурага мөрәҗәгать итү өчен документлар тутырырга булыштым.

Тикшерү оешмалары полициягә көч күрсәткән ике кешегә карата җинаять эше ачуын әйтте. Бездә бит ике кешегә җинаять эше ачканда, егерме кеше югала. Камера алдында йөзләре күренгәннәрдән хәзер инде сорау алулар булачак. Куркытачаклар. Урыс милләтчеләре дә даими котыртып тора, имеш Сазлык мәйданында халыкны тоткарладылар, ә мөселманнарны җиңә алмадылар.

Кайберәүләр бу полиция провокациясе, ди, әмма бу алай түгел. Мин ул полиция вәкилләрен беләм, алар атна саен мәчеткә килеп карап мөселманнарны контрольдә тота. Бу юлы да шул кешеләр иде.

Мөселманнарның инде барысы да җыелган. Кавказда кешеләр югала, мөселманнарга карата гаделсезлек һәм башка бик күп әйберләр бар. Инкыйлаблар юк кына әйберләрдән башлана бит", ди ул.

Берничә көннән дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп узачак. Ел саен Мәскәүдә бәйрәм намазына меңнәрчә мөселман җыела. Тарихи мәчеттәге хәлдән соң, гает вакытында мөселманнарга карата провокацияләр артырга мөмкинлеге әйтелә.

"Мөселманнар провокациягә бирешмәсен иде", ди Чаринский.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG