Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Европа берлеге Русиягә карата кабул ителгән чикләүләрне үз көчендә калдырды


Европа берлеге Украинада солых планы тулысынча тормышка ашмавын әйтеп, Русиягә карата чикләүләрне үз көчендә калдырды. Бу хакта Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Европа берлеге сүзчесе Майя Коцъянчич белдерүенчә, Европа берлеге илләре вәкилләре килешүнең кайбер тармаклары нигезендә Киев белән сепаратистлар арасында ниндидер «өмет тудыра торган» үсеш бар Шул ук вакытта ул протоколның иң мөһим өлешләре тиешлечә үтәлмәвен әйтте.

9 сентябрьдә Европа берлеге Мәскәүгә каршы өстәмә чикләүләр кертте. Ул вакытта Европа шурасы башлыгы Херман Ван Ромпей солых килешүе үтәлешенә карап чикләүләр сентябрь азагында бетерелергә мөмкинлеген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG