Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның яңа сайланган депутатлары беренче утырышка җыелды


Бүген Татарстан дәүләт шурасында яңа сайланган депутатларның беренче утырышы уза. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм элекке президент Миңтимер Шәймиев катнаша.

Татарстан дәүләт шурасында ике фракция һәм бер депутат берләшмәсе барлыкка килгән.

“Бердәм Русия” фракциясе яңа сайланган парламентта 83 депутаттан тора. Аның җитәкчесе итеп Юрий Камалтынов сайланган.

КПРФ фракциясен Хафиз Миргалимов җитәкли. Моннан тыш, ун депутат кергән “Татарстан Яңа гасыр” берләшмәсе башлыгы итеп Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров куелган.

Шулай ук бүген депутатлар парламент рәисен сайлаячак.

XS
SM
MD
LG