Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:26

Машинасы белән кеше бәрдергән Рамил Миңнеханов җавапка тартылмаячак


Рамил Миңнеханов машинасы кешене бәрдергәннән соң

Рамил Миңнеханов машинасы кешене бәрдергәннән соң

Татарстан ЮХИДИ башлыгының улы Рамил Миңнеханов кешене бәрдереп үтергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылмаячак. “Газета.ру”га Татарстан министрлыгыннан килгән җаваптан күренгәнчә, Миңнехановның бәрдерми калу мөмкинлеге булмаган.

ЮХИДИ башлыгының улы Рамил Миңнеханов быел яз көнне Әлмәттә үзенең Range Rover машинасында тукталышта басып торучы 16 яшьлек Александр Трофимовны бәрдергән иде. Ул чакта табиблар Трофимовның гомерен саклап кала алмады.

Социаль челтәрләрдә әлеге һәлакәт турында күп фикер алышулар булса да, массакүләм мәгълүмат чаралары бу хәл турында әллә ни күп язмады.

Ул чакта ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов улы тиешле җәзаны алачагын әйткән иде.

“Бер кешене бәрдермим дип ул икенчесен бәрдергән. Барысы да канун нигезендә булачак”, диде ул.

Рифкать Миңнеханов

Рифкать Миңнеханов

Әлеге хәлдән соң ярты ел узгач, Рамил Миңнехановның бернинди җавапка тартылмаячагы билгеле булды. Бу хакта “Газета.ру”га Татарстан эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр иткәннәр.

“Төрле экспертизалар уздыру күрсәткәнчә, йөртүченең бәрдерми китәргә мөмкинлеге булмаган”, диелгән министрлык хатында.

Имеш, Рамил Миңнеханов бер юлчыны бәрдертмәс өчен машинаны тиз генә икенче якка борган һәм шуның нәтиҗәсендә, тукталышта торган Трофимов өстенә менгән.

Шул ук вакытта “Газета.ру”га әлеге урында булган Әлмәттән Евгений Калистратов Миңнеханов таптатырга курыккан дип әйтелгән юлчының бөтенләй булмавын һәм юлның буш булуын әйткән.

“Хәтта тукталышта да кеше юк иде. Без биш минут буе ашыгыч ярдәм машинасы килгәнне ялгыз гына көтеп тордык. Миңнеханов машинадан чыккач бик дулкынланган иде. Яшүсмерне бәрдергәнне күргәч башын тотып: “Ул бит әле бөтенләй студент дип әйтте”, ди Калистратов.

Аның сүзләренчә, Рамил Миңнеханов сәгатенә 80 чакрым белән барган һәм тизлекне туктатмыйча юл читенә дә чыккан. Аның исерткеч эчемлек кулланган булуы сизелмәгән.

Машина хуҗалары федерациясенең Татарстандагы бүлеге активисты Рамил Хәйруллин сүзләренчә, тикшерүчеләр эшенә ниндидер бәя бирү авыр, чөнки инде баштан ук объектив мәгълүмат кытлыгы сизелгән.

“Без бу һәлакәт турында аз беләбез. Баштан ук аның турында бик аз сөйләнде, әлбәттә хәзер җавапны әйтүчеләргә “ташланырга” мөмкин булыр иде, әмма тикшерүчеләрнең объектив эшләве дә ихтимал. Хакимият җитәкчеләренең тынлык саклавы нәтиҗәсендә кешеләр тора-бара бу тарихны оныта. Әлбәттә озак дәшми торгач халыкның игътибары башка әйбергә күчә”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG