Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ана капиталын тәләүне туктатмакчылар


Русиянең икътисад үсеше министрлыгы казнадагы 300 миллиард сумны саклап калу өчен ана капиталын түләүне туктатырга чакыра.

Нигез буларак, алар ана капиталын түләү балалар санын арттырмый, я бары тик гаиләләр киләчәк баланы планнаштырганнан иртәрәк алып кайтырга карар кыла дип саный.

Ана капиталы програмы Русиядә инде алты ел дәвамында гамәлдә. Аның нигезендә бердән дә күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган гаиләләргә өч елдан соң ана капиалы сертификаты бирелә. 2014 елда ул 429 мең сумны тәшкил итә. Әлеге акчаны баланың белем бирүенә, ипотека түләүгә һәм киләчәк пенсиягә кулланырга була. Програм 2016 елга кадәр каралган.

XS
SM
MD
LG