Accessibility links

Федерация шурасы "Русиянең мәгълүмати иминлеген" саклаучы канун кабул итте


Федерация шурасы Русия мәгълүмат чараларында чит ил ватандашларының капиталын киметү турында канун өлгесен кабул итте. 123 сенатор аны хуплап тавыш бирде, берсе тоткарланды.

"Гадел Русия", коммунистлар һәм ЛДПР тәкъдим иткән вә "Бердәм Русия" хуплаган канун өлгесе чит ил ватандашларына Русия мәгълүмат чараларында күп дигәндә 20% хиссәләргә ия булырга рөхсәт итә. Хәзерге канунда бу сан 50% иде һәм бары тик радио вә телевидениегә кагыла иде.

Яңа канун өлгесендә икенче бер ил ватандашлыгына да ия Русия ватандашлары Русиядә мәгълүмат чарасы ача алмый, бу басма матбугатка да кагыла, диелгән.

Канун 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер, дип көтелә. Авторлар аның кирәклеген Көнбатыш белән каршылыклар сүрәтендә Русияне мәгълүмати яктан саклау мөһимлеге белән аңлата.

XS
SM
MD
LG