Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:32

1 октябрь Чаллыда язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата мәхкәмә эше дәвам итте. Көн тәртибендә бары гаепләнүченең чыгышы, хөкем карары алдыннан "Соңгы сүз"ен әйтүе торды. Фәүзия ханым шушы чыгышында барлык гаепләүләрне кире какты, үзен гаепсез дип санавын белдерде.

Шушы чыгышта Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддә, 1нче бүлеге буенча гаепләү белдерелгән Фәүзия Бәйрәмова күпләргә аңлашылырлык итеп ни өчен гаепләүләрен, ни өчен аларны кабул итмәвен ачык итеп җиткерергә омтылды. Фәүзия ханымның "Соңгы сүз" чыгышын тулысы белән җиткерәбез:

– Менә мине тагын Русия дәүләтенең нигезләрен җимерергә теләүдә гаепләп "җинаятьче" дип хөкем итәләр. Мине шулай ук явыз ният белән дәүләт куркынычсызлыгына каршы җинаять кылуда, милләтләр һәм диннәр арасында бер-берләренә карата нәфрәт уятуда, кешеләрнең дәрәҗәләрен кимсетүдә дә гаеплиләр. Мин бу гаепләүләрнең барысын да кире кагам, үземне җинаятьче дип танымыйм, киресенчә, кешеләрне яклаганым өчен дәүләтнең көч структуралары тарафыннан эзәрлекләнәм дип исәплим. Хәзер боларны исбатлап күрсәтәм.

Миңа – язучы, тарих фәннәре кандидаты, татар халкының милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага каршы Фейсбуктагы язмаларым өчен җинаять эше ачтылар, алар – "Ерткычлар һәм корбаннар" (22 февраль, 2014) һәм " Милли Мәҗлеснең Кырымдагы һәм Украинадагы хәлләр буенча белдерүе" (27 февраль, 2014). Тикшерү эшләре башта ук мине гаепләү юнәлешендә алып барылды һәм бик күп канун бозулар булды. Мин баштан ук үземнең гаепсез булуымны әйттем һәм җинаять эшен туктатуларын сорадым, адвокатым да бу хакта гариза язды, әмма безгә кире җавап килде. Ул гына да түгел, мине тикшерү эше барышында ничек тә кешеләр белән аралашудан туктатырга, сак астына алырга, изоляцияләргә тырыштылар, шул ният белән апрель аенда ике тапкыр Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә алып бардылар, әмма Чаллы мәхкәмәсе дә, Казан мәхкәмәсе дә мине җәмгыять өчен куркыныч кеше дип тапмады һәм ирегемдә калдырды. Аннан соң миңа ике айга якын яшәгән шәһәремнән чыгарга рөхсәт булмады, гариза язсам да, мине хәтта Казанда һәм Курганда үткән фәнни конференцияләргә дә җибәрмәделәр. Шулай ук 5 мартта ук өемә тентү белән кереп, эшләп утырган ноутбугымны алып чыгып киттеләр, күпме сорап карасам да, аны һаман кире бирмәделәр, ә анда минем соңгы елларда язган бөтен фәнни хезмәтләрем, әсәрләрем, язылган һәм язылып яткан китапларым, меңләгән тарихи фотолар һәм мәкаләләр иде. Шулай итеп, хокук саклау органнары минем профессиональ язучылык белән шөгыльләнүемә каршылык тудырдылар һәм зур зыян салдылар.

Тикшерү барышында миңа җинаять эше белән танышырга тулы мөмкинлек һәм вакыт бирмәделәр, шуңа карамастан, тикшерүче Алмаз Шөгаепов 4 июль көнне минем өемә "Тикшерү нәтиҗәсе"н – "Обвинительное заключение" күтәреп килгән. Мин "Тикшерү нәтиҗәсе"н алудан баш тарттым, прокуратураның искәртүенә-уведомлениесенә болай дип татарча язып җибәрдем: "Аңлатылды. Гаепләү заключениесен алудан баш тартам, чөнки "Эш" белән танышып өлгерә алмадым. Шуңа күрә, тикшерү һәм процессуаль эшләр тәмамланмаган дип саныйм. Тикшерүче моны кул куеп алды. Шул көнне, шул ук сәгатьне мин ни өчен "Тикшерү нәтиҗәсе"н алмаганлыгым турында Тикшерү комитетының Чаллы бүлегенә барып татарча гариза яздым, Алмаз Шөгаепов аны да кул куеп алды. Ул гариза түбәндәгедән гыйбарәт иде:

"Мин гаепләү актын алудан баш тартам.

Беренчедән: "Эш" ("Дело") белән таныша башладым гына, чөнки адвокатым аша 2 июльдә генә алдым. Күп кенә терминнарны һәм мәгънәләрне русча аңлап бетермәү сәбәпле, бу "Эш"не татарчага тәрҗемә итеп бирүегезне сорыйм. Бу – минем кануни таләбем.

Икенчедән: "Эш" белән танышып беткәч, аның буенча минем үземнең дә үтенеч язуы (ходатайстволар) булачак. Әлегә адвокатым язган үтенеч язуына мин дә, ул да бүгенге көнгә кадәр җавап алмадык, алгач, сезнең "отказ"ыгызны прокуратурага һәм судка шикаять кылырга ниятебез бар.

Өченчедән: Сорау алганда мин татарча биргән җавапларны беркетмәдә урысчага тәрҗемә итеп, минем хәлемне авырайтырлык башка мәгънәләр салынган.

Дүртенчедән: Минем Фейсбугымның сәхифә-көндәлегенә (битенә) куйган фикерләрем белән үзем дуслыкка алган дусларым гына таныша ала. Ул фикерләрне кемдер кайдадыр алып куйганнары өчен мин җавап бирмим, чөнки мәгълүмат чараларына алып куярга миннән беркем дә рөхсәт сорамады.

Шуңа күрә мин үземне гаепле санамыйм һәм җинаять эшен туктатуыгызны сорыйм.

Фәүзия Бәйрәмова, 2014, 4 июль."

Әйткәнемчә, Шөгаепов бу гаризаны кул куеп алды, әмма аңа җавап булмады. Ә мин "Гаепләү нәтиҗәсе"н алмагач, ул аны урамда чүп чиләгенә ташлап китте. Һәм тиз арада ул эшне мәхкәмәгә тапшырган булып чыкты. "Гаепләү нәтиҗәсе" һәм җинаять эше белән мин бары тик мәхкәмә барышында гына таныша алдым.

Әйткәнемчә, тикшерү эше бары тик мине гаепләү позициясеннән генә алып барылды. Минем беренче тапкыр шартлы рәвештә хөкем ителүем 2010 елның 22 сентябрендә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе карары белән юкка чыгарылса да, тикшерүчеләр мине һаман җинаятьче итеп күрсәтергә тырыштылар, беренче тапкыр хөкем ителүемне хәтта җинаять эшенә дә теркәп калдырдылар. Югыйсә, мин канун каршында, юридик яктан җинаять кылган кеше саналмыйм инде, ул хөкем карары юкка чыгарылган.

Шул ук вакытта тикшерүчеләр минем хәлемне җиңеләйтерлек бер генә фактны да җинаять эшенә теркәмәделәр. Югыйсә, мин 40 китап язган профессиональ язучы, фәнни дәрәҗәм булган галим – тарих фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе, татар халкының Милли Мәҗлес рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының идарә һәм президиум әгъзасы, "Иттифак" татар милли бәйсезлек партиясе рәисе, Татарстан мөслимәләре шурасы әгъзасы бит! 1990-1995нче елларда Татарстан халык депутаты булган, 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларацияне һәм 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанның яңа Конституциясен кабул иткән, 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге буенча референдум уздыруда башлап йөргән, милләт һәм дәүләт бәйсезлеге хакына 1991 елның май аенда Казан шәһәренең Ирек мәйданында 14 көн сәяси ачлык тоткан шәхес бит! Мин инде төрле төбәкләрдә – Сахалиннан башлап Сургутка кадәр татарлар яшәгән урыннарда милли һәм дини оешмалар тарафыннан миңа рәхмәт әйтеп бирелгән мактау кәгазьләре турында әйтеп тә тормыйм, алар дистәләгән. Тикшерүчеләр боларның берсе хакында да сорамадылар, әйткәч тә, бу фактларны искә алмадылар, җинаять эшенә теркәмәделәр. Аларга бары тик мине гаепле итеп, җинаятьче итеп, каралтып күрсәтү кирәк иде.

Фәүзия Бәйрәмова һәм яклаучысы Әнәс Батаев белән

Фәүзия Бәйрәмова һәм яклаучысы Әнәс Батаев белән

Адвокатым Әнәс Батаев тикшерүчеләрдән психологик-лингвистик анализны яңаны ясатуны сорады – тикшерү комитетында аннан да баш тарттылар. Мин бу анализны үз ана телемдә – татарча бирүләрен сорадым – аннан баш тарттылар. Шулай ук сорау алу беркетмәсенә гел мин әйтмәгәннәрне бутап яздылар – мин аларны кат-кат төзәттерергә мәҗбүр булдым, алай да, кайберләре аларча калган. Әйтик, Фейсбуктагы дусларымның күпчелек өлеше минем танышларым, ә сорау алу беркетмәсендә мин аларны интернет аша гына беләм дип язылган, бу дөрес түгел. Шулай ук беркетмәдә мин җавапны русча бирергә телим дип язылган, бу да дөрес түгел, чөнки мин кайбер сорауларга русча җавап бирергә мәҗбүр булдым, ә күпчелегенә татарча җавап бирдем.

Сорау алу беркетмәсенә нигәдер бу мәкаләләр куелган сәхифә-страничка юкка чыгарылган (удалена) дип язылган. Бу – мөмкин хәл түгел, чөнки сәхифә юкка чыгарылса, ул кеше Фейсбукта теркәлүдән төшеп кала. Мәкаләләр дә Фейсбукта юкка чыгарылмаган, алар барысы да архивта, әмма анда теркәлгән дуслар гына кереп аларны укый ала. Миңа каршы шаһитлык биргән кешеләр берсе дә Фейсбукта минем дусларым булып тормыйлар, димәк, минем андагы язмаларым белән дә канунлы юл белән таныша алмыйлар. Алар сорау алу беркетмәсендә минем Фейсбуктагы сәхифәмә керүләрен таныганнар, димәк, алар аны җимереп, хакерларча кергәннәр? Бу үзе үк аларга каршы җинаять эше ачылырга тиешле гамәл!

Шуны да исегезгә төшерәсем килә – Фейсбук ул матбугат чарасына керми, ул ябык челтәр, анда бары тик рәсми рәвештә теркәлгән кешеләр генә керә ала. Минем Фейсбукта теркәлгән дусларым арасында таралган язмаларым берничек тә публично коткы-явызлык тарату булып тормый, ә үз фикеремне алар белән дә уртаклашу булып тора. Мин хәзер хөкем ителә торган бу ике язма башка матбугат чараларында дөнья күрмәде, ә Фейсбуктагы үз көндәлек битемдә минем үз фикерләремне әйтергә тулы хакым бар! Кемдер бу язмаларны алга таба кайдадыр файдаланган икән, бу инде аның эше, аның да моңа хакы бар. Кеше хокукларын яклау Конвенциясенең 10нчы маддәсе, Русия Федерациясе Конституциясенең 29нчы маддәсе буенча һәркемгә фикер һәм сүз иреге гарантияләнә, шулай ук мәгълүмат тарату иреге дә рөхсәт ителә. Моңа өстәп, Русия Федерациясенең Югары мәхкәмәсе пленумы 2005 елның 24 февраленнән түбәндәге карарны чыгара:

"В соответствии со статьи 10 Конвенции о защите прав человека и основных свобод и статьей 29 Конституции Российской Федерации, гарантирующими каждому право на свободу мысли и слова, а также на свободу массовой информации, позицией Европейского Суда по правам человека при рассмотрении дел о защите чести, достоинства и деловой репутации судам следует различать имеющие место утверждения о фактах, соответствие действительности которых можно проверить, и оценочные суждения, мнения, убеждения, которые не являются предметом судебной защиты в порядке статьи 152 Гражданского кодекса Российской Федерации, поскольку, являясь выражением субъективного мнения и взглядов ответчика, не могут быть проверены на предмет соответствия их действительности.

Судам следует иметь в виду, что в соответствии со статьями 3 и 4 Декларации о свободе политической дискуссии в СМИ, принятой 12 февраля 2004 г. на 872-м заседании Комитета Министров Совета Европы, политические деятели, стремящиеся заручиться общественным мнением, тем самым соглашаются стать объектом общественной политической дискуссии и критики в СМИ. Государственные должностные лица могут быть подвергнуты критике в СМИ в отношении того, как они исполняют свои обязанности, поскольку это необходимо для обеспечения гласного и ответственного исполнения ими своих полномочий."

Шулай булгач, минем җитәкчеләрне, дәүләт структураларында, хокук саклау органнарында эшләүчеләрне тәнкыйтьләвем дә җинаять була алмый, ә хәбәрдарлык билгесе булып тора. Хәзер ул мәкаләләргә аерым тукталабыз. "Ерткычлар һәм корбаннар" дип аталган мәкаләмне мин 22 февральдә Фейсбукка куйганмын. Ул соңгы ун ел вакыт эчендә Татарстанда мөселманнарга карата алып барылган геноцид сәясәте турында, фактлар белән һәм хаксызга төрмәләргә утыртылган мөселман-татарларның исем-фамилияләрен күрсәтеп язылган. Мәкалә түбәндәгечә башлана:

"Татарстанда һәр көн мөселманнарны кулга алалар, тентиләр, эзәрлеклиләр, төрмәләргә ябалар, кыйныйлар, гарип калдыралар Һәм бу явызлыклар дәүләт исеменнән, полиция, ФСБ, тикшерү комитеты, прокуратура, судлар тарафыннан башкарыла. XXI гасыр башында Татарстанда тыныч тормыш алып барган, бер гаепсез мөселманнарга каршы дәүләт тарафыннан геноцид гамәлләре кылына, юк итү сәясәте алып барыла.Татарстан җитәкчелеге бу явызлыкларга күз йома яки җәзалаучылар белән берләшеп, мөселманнарныңүзләрен гаепләү юлына басты. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чаралары аша, кулга алынган һәм хөкем ителгән мөселманнар турында ялган информация таратыла, алар явызлык чыганагы итеп күрсәтелә. Нәтиҗәдә, халык та бу җәберләнгән мөселманнар язмышына карата битарафлык күрсәтә, аларны яклау юлына басмый. Бары тик бер төркем хокук яклаучылар гына Татарстанда мөселманнарга карата кылынган явызлыклар, җәбер-золымнар турында дөньяга хәбәр чыгарды, хәзер аларның үзләрен эзәрлеклиләр һәм хөкем итәргә җыеналар..."

Фәүзия Бәйрәмова теләктәшлек итүчеләр арасында

Фәүзия Бәйрәмова теләктәшлек итүчеләр арасында

Шушы юллар өчен мине дәүләт структураларының дәрәҗәсен төшерүдә гаеплиләр. Әмма бу мөселманнарны үлем хәленә китергәнче, гарип калдырганчы базар подвалларында бандитлар түгел, Чистай, Чаллы шәһәрләренең полиция бүлекләрендә, СИЗОларда, ИВСларда көч структурасы вәкилләре кыйнаган бит! Минем мәкаләдә бу хакта кыйналучы мөселманнарның үз күрсәтмәләре, якыннарының сөйләгәннәре бар! 2013 елның ахырында, чиркәүләргә ут төрттеләр дип, Түбән Кама нефтехим заводын шартлатырга теләделәр дип дистәләгән Чистай мөселманын җыеп алдылар, аларны Түбән Кама полиция бүлегендә ерткычларча кыйнадылар, алар эшләмәгән җинаятьне үз өсләренә алдырырга тырыштылар. Мәкаләмдә язылганча:

"Әйтик, 4 декабрь көнне Чистай шәһәрендә кулга алынган Рафаэль Зариповны Түбән Кама изоляторында битлек кигән полиция тикшерүчеләре кешелектән чыгарганчы кыйныйлар, җенес әгъзасына ток җибәреп җәзалыйлар, өстендә сикереп, умырткасын сындыралар, тибеп, сидек капчыгын шартлаталар, шулай газаплап, чиркәү яндыруны һәм ракеталарны үз өстенә алуны таләп итәләр. Хокук саклаучылар тарафыннан ерткычларча кыйналган һәм үлем хәленә җиткән 30 яшьлек Рафаэль Зариповны Түбән Кама больницасына салырга мәҗбүр булалар, ул анда озак вакыт реанимациядә ята.

Аның белән бергә Чистайда кулга алынган Галиев Алмаз, Мартьянов Михаил, Шайдуллин Рәис, Сабиров Марат, Ситдыйков Айрат һәм башка мөселманнар да хокук саклаучылар тарафыннан ерткычларча кыйнала, аларны да шулай җенес әгъзаларына ток җибәреп газаплап, чиркәү яндыруны үз өсләренә алуны таләп итәләр. Эш хәтта шуңа барып җитә - бу ерткычлар бер мөселман тоткынының җенес әгъзасын кисеп алалар һәм моны аның үзенә сылтап калдыралар...Тарих адәм баласына карата кылынган бу кадәр явызлыкны, бу кадәр түбәнлекне һәм вәхшилекне белми, хәтта Гитлер гестапочылары да ир-атларның җенес әгъзаларын кисеп алмаган! Явызлыклары дөньяга чыкмасын дип бу тоткыннар янына озак вакытлар хәтта адвокатларын да кертмиләр, бу мөселманнарны кыйнап, яшереп, шәһәрдән-шәһәргә күчерәләр һәм терроризмда гаепләү белдерәләр".

Мин бу хәлләр турында ишетүгә, 2013 елның 13 декабрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат яздым, ул татар матбугатында басылып чыкты. Шулай ук бу вәхшилекләр турында Бөтендөнья татар конгрессы мөнбәреннән сөйләдем, түгәрәк өстәлләрдә чыгыш ясадым, күпсанлы интервьюлар бирдем, башка хокук яклаучылар белән бергә Татарстанның хокук яклау буенча вәкиллегендә булдым, мөселман-татарлар белән бергә Казанда, Чаллыда, Түбән Камада митинг-пикетлар уздырдык, аннан соң да Татарстан президентына кат-кат мөрәҗәгать иттем. "Ерткычлар һәм корбаннар" мәкаләсен язуымның һәм төрле оешмаларга кат-кат мөрәҗәгать итүемнең сәбәбе бер генә иде – нахакка рәнҗетелгән, кыйналган, гарип калдырылган, төрмә изоляторларында суд көтеп яткан мөселманнарга ярдәм итү. Бары тик ярдәм итү. Әгәр минем ниндидер явыз ниятләрем булса, мин кешегә ярдәм итәм дип утка ташланыр идемме?!

"Мөселман – мөселманның туганы" диелгән Коръәндә, "Мөселманнар – бер тән, бер организм кебек – әгәр берәрсенең берәр урыны авыртса, башкаларының да бөтен җире авырта", диелгән хәдистә. Мин дә бу мөселман егетләрен бик кызгандым, алар өчен газапланудан, җаным өзгәләнде, нишләргә дә белмәдем. Мин – язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, фикерләремне туплап, шушы мәкаләне яздым һәм Фейсбукка куйдым, уй-хәсрәтләремне Фейсбуктагы дусларым белән дә уртаклаштым.

Мин бу кыерсытылган мөселманнарны Аллаһ ризалыгы өчен якладым, гаделлек өскә чыксын өчен үз сүземне әйттем, бу мәкаләмне "Явыз хакимнәргә үз вакытында әйткән хак сүз җиһадка тиң" дигән хәдисне истә тотып яздым. Еллар үткәч, бәлки минем сүзләремнең хаклыгы расланыр, Сталин палачларының да бөтен явызлыклары хәзер ачыла бит. Һәм ул вакытта хөкем каршында мин түгел, ул гаепсез мөселманнар да түгел, ә аларны нахакка җәберләгән һәм хөкем иткән палачлар басып торачак, иншаллаһ! Кыямәт көнендә исә алар бу явызлыклары өчен Аллаһ каршында басып җавап тотачаклар һәм җәза куркыныч булачак! Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә кисәтә:

"Гаепсез мөэмин ирләрне һәм мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр, аларны нинди газап белән булса да газап кылучылар, соңра тәүбә итеп, үзләре рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмасалар, аларгадыр җәһәннәм газабы һәм каты яндыручы ут газабы." (Коръән, "Каланча" сүрәсе, 10 аять.)

Инде икенче язмага күчик. Милли Мәҗлеснең Украина һәм Кырымда барган хәлләргә карата ясаган белдерүе 27 февральдә Фейсбукка куелган, анда рәис буларак минем имзам тора, анда болай диелгән:

"Әйе, бүген Русия Кырымны Украинадан тартып алып, үзенә кушу өчен барысын да эшләргә җыена. Кырым ярымутравына инде Русия коралын һәм гаскәриләрен китерә башладылар. Әмма бу – зур сугыш дигән сүз. Русия үзенең Украинага каршы мәкерле планнарын Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров кебек милли курчаклары аша да тормышка ашырырга җыена. Патша заманында кырым татарларына каршы сугышка Идел-Урал татарларын җибәргән кебек, хәзер дә безне капма-каршы куярга җыеналар. Әмма бу барып чыкмаячак, без – Идел-Урал татарлары, үзләренең азатлыклары өчен көрәшкән украиннар, кырым татарлары ягында, бәйсез Украина яклы булачакбыз."

Исегезгә төшерәбез – бу белдерү әле Русия Кырымны басып алганчы, Кырым Украина дәүләте составында булганда ясалган. Йә, әйтегез, монда нинди ялган сүз, ялгыш фикер бар? Русия Кырымга гаскәрен кертеп тутырды, аннан күз буяу өчен берничә көн эчендә референдум уенын оештырдылар, ул арада Русия Кырымны үзенең бер өлеше дип игълан итте. Әйе, бу мәкерле эшләрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров кебек милли курчак-лидерларны да файдаландылар, һәрберсе үз эшен башкарды. Әйе, кырым татарларын Россия ягына аударырга дип Казаннан зур-зур делегацияләр барды, аларның башында "стажлы чекистлар" Әсгать Сәфәров һәм Рөстәм Гайнетдинов тордылар, беренчесе – Татарстан президенты аппараты җитәкчесе, икенчесе дә шунда эшли. Әсгать Сәфәровның биографиясеннән күренгәнчә, ул ФСБ академиясен тәмамлаган, ә Рөстәм Гайнетдинов Чаллы КГБсында штатта торып эшләде. Аларны "стажлы чекистлар" дип әйтү – мыскыл итү булып торамы, әллә дәүләт серен ачуга керәме?

Мондый очракта үз фикеребезне кешеләргә җиткерергә, бигрәк тә, авыр хәлдә калып барган кырым татарларын кисәтергә тиеш идек. Кызганычка каршы, безнең кисәтүләребез барысы да дөрескә чыкты – Русия Кырымны басып алганнан соң, кырым татарларына, мөселманнарга карата Татарстандагы кебек эзәрлекләүләр, репрессияләр башланды, аларның өйләрендә тентүләр китте, менә ничә айлар инде кырым татарларын кулга алулар, штрафлар, янаулар, хокукларыны кысулар һәм бозулар дәвам итә. Хәтта хокук саклау органнары шуңа барып җиттеләр ки, кырым татарларының лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рифат Чубаровны Кырымга кертми башладылар. Йә, бу 1944 елгы Сталин геноцидыннан нәрсәсе белән аерыла? Инде шушы дөреслекне әйтүчеләрне мәхкәмә каршына бастырдылар, югыйсә, халыкара трибуналларда шушы геноцидны һәм репрессияләрне китереп чыгаручыларны хөкем итәргә кирәк бит.

Әйе, мин бүген дә Кырымның төп хуҗасы булган кырым татарлары һәм үз иреге, дәүләт бөтенлеге өчен көрәшүче Украина ягында! Нәкъ ул вакытта Милли Мәҗлес белдерүендә әйтелгән сүзләрне бүген дә кабатлыйм, киләчәктә дә әйтәчәкмен:

"Украинада айлар буенча барган Мәйдан көрәшендә халыкның һәм хаклыкның җиңеп чыгуы безне – Идел-Урал татарларын, чиксез шатландырды. Украин халкы үзенең азатлыгы, дәүләт бәйсезлеге, демократия өчен гомерен дә кызганмавына бөтен дөнья шаһит булды. Русия һәм аның җирле ялчылары тарафыннан нинди генә мәкерлекләр эшләнсә дә, азатлыкка омтылыш барысыннан да өстен булып чыкты. Без синең белән горурланабыз, украин халкы, сиңа теләктәшлек белдерәбез, бәйсезлек өчен көрәштә сине үрнәк итеп куябыз. Бәхетле бул, Украина! Бәйсез бул, Украина! Азатлык өчен көрәштә бергә булыйк, украин дуслар һәм кырым татарлары – милләттәшләр!"

Элек тә әйттем, хәзер дә кабатлыйм, Украина ул – мөстәкыйль бәйсез дәүләт, һәм үзенең эчке эшләрен һәм тышкы сәясәтен ул үзе билгели, Русиянең монда бернинди катнашы булырга тиеш түгел. Әмма империянең котыру чире белән агуланган Русия Кырым белән генә туктап калмады, менә ничә айлар инде Украинадан Донбасс төбәген аерып алу өчен сугыша. Украинада аның дәүләт бөтенлеген җимерү өчен Русия армиясе сугышканлыгын бөтен дөнья белә, Русия җитәкчелегенең һаман ялганлавына бөтен дөнья нәфрәтләнә. Үзендә федерация принципларын саклый алмаган, сакларга да теләмәгән Русия Украинада икейөзле канлы сәясәт алып бара. Шул ук вакытта Русиядә яшәгән урыс булмаган халыкларның милли һәм дини хокукларын аяк астына салып таптый, тел, дин дигәннәрне төрмәләрдә черетә, суд юлларында йөртә.

Мине Русиянең дәүләт куркынычсызлыгына, конституцион строй нигезләренә каршы җинаять кылуда гаеплиләр. Әгәр бу илнең нигезләрен 64 яшьлек бер татар хатыны җимерә ала икән, ул ил юк инде, ул черек, төртмичә дә аварга тора. Гаделлек, иман, дөреслек булмаган илнең киләчәге юк, бер гаепсез кешеләрне ерткычларча җәзалаган, үз халкын төрмәләрдә череткән илнең яшәргә хакы юк! Бу илне мин түгел, үзенең бөтен дөньяга карата алып барган явызларча сәясәте белән хакимият үзе җимерә. Ә без – шушы ачы хакыйкатьне аларның күзләренә карап әйтүчеләр, шуның өчен империя суды каршында басып торабыз. Дөреслек өчен хөкем ителәбез. Бу ил, бу дәүләт мине, ягъни, Фәүзия Бәйрәмованы, татар халкының хокукларын, җәберләнгән мөселманнарны яклаганым өчен, милләт бәйсезлеге һәм дәүләтчелекне торгызуда эзлекле көрәшкәнем өчен, һәр мәсьәләдә үз гадел фикерем, позициям булганы өчен, мөселман-татар булганым өчен эзәрлеклиләр һәм хөкем итәргә телиләр. Күпне күргән һәм кичергән татар халкы моңа юл куймаска тиеш. Гасырлар буе милләтебезне юкка чыгару өчен көрәшкән бу илдән, аның мәхкәмәсеннән мин рәхим-шәфкать көтмим, алардан аны сорамыйм да... Мин бары тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм, ни булса да, сабырлык сорыйм, милләтемә исә бу иблис иленнән котылып, бәйсез һәм бәхетле яшәвен телим”.

Фәүзия Бәйрәмованың шушы чыгышыннан соң казый мәхкәмәнең 1 октябрьдә эше тәмамлануын, хөкем карарын җиткерү 2 октябрьдә, иртәнге 8 сәгать 30 минутта башланачагын белдерде. Узган мәхкәмә эшендә Чаллы, Алабуга милли хәрәкәте вәкилләре, мөселманнары катнашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG