Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасс күмерчеләре Киевта пикетка чыкты


Украина армиясенең сепаратистларга каршы чаралары барган Донбасс районы күмерчеләре хезмәт хакы түләүне таләп итеп Украина хөкүмәте бинасы каршына пикетка чыкты.

Киевтагы чарада Украина күмерчеләре бәйсез оешмасыннан йөзгә якын вәкил һәм күмерче-инвалидлар катнаша.

Пикетта катнашучылар сүзләренә караганда, кайбер күмерчеләргә хәтта июнь ае өчен дә хезмәт хакы түләнмәгән. Күмерчеләр шулай ук Украина хөкүмәтенең берничә күмер базын ябу планнарына борчылу белдерә.

Донбассның күп кенә күмер базында төбәктәге низаг сәбәпле, эшләр тукталып тора.

XS
SM
MD
LG