Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зур зообакча Казан читендә булырга тиеш"


Балалар Казан зообакчасында поши читлеге янында. 2010 елгы фото.
Балалар Казан зообакчасында поши читлеге янында. 2010 елгы фото.

Казан зообакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов зур зообакчаны шәһәр читендә, ә хәзергесен ял бакчасы итеп күрергә тели.

Татарстан хөкүмәте Казан зообакчасын ике тапкыр зурайту эшләрен башлап җибәрү өчен 25 миллион сум акча бүлә. Зообакча кырыендагы тимер юл аша булган җир кишәрлеген дә бакчага кушарга телиләр. Ул Ишү спорты үзәге кырыенда, әлегә ТЭЦка карый. Казан зообакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов бу зураюны хуплый, әмма зообакчаның төп өлешенең шәһәр читендә, табигать кочагында булуын тели. Нурмөхәммәтов Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Казан зообакчасын ике мәртәбә зурайту эшләрен башлау өчен 25 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу хәлне бакча алдында торган проблемнарны хәл итүдә боз кузгалды дип бәяләп буламы?

– Бакчаның зураюы безнең өчен шатлык, әмма зообакчаның бакча өлеше монда, Горький исемендәге парк кебек, шәһәр үзгәгендә калса, ә хайваннарны шәһәр читенә чыгарсак, искиткеч яхшы булыр иде. Безнең хәзер зообакча кырыеннан гына тәүлек буе зур-зур машиналар йөри, хайваннарга да, безгә дә тавыш бик комачаулый.

Мәскәү шәһәрендә зообакча шәһәр уртасына ук урнашкан. Ул 26 гектар. Аннан соң шәһәр читендә 100 гектарга якын үзләренең җирләре, питомниклары бар. Алар анда хайваннарны үрчетәләр. Читтә тәрбияләнгәннәрне төп бакчадагы хайваннар белән алыштырып торалар, саталар. Казан зообакчасы да аларныкы кебек шәһәр уртасында, әмма көне буе, төне буе машиналар тавышы һәм аларның сиреналары кычкыра.

Без Европадагы күп кенә шәһәрләрнең зообакчаларын карап кайттык. Аларның барсы да дип әйтерлек шәһәр читендә урнашкан, бөтенесе дә урман эчендә. Безнең өчен, бу хакта әйткән дә булды, зообакча шәһәр кырыенда булса, бик әйбәт булыр иде. Аңа ярты сәгатьлек юл булса да, кешеләр барыбер киләчәк.

Зообакча шәһәр читенә урнашса, бездә моңарчы булмаган дельфинарий, океанариум, сафари-паркларны бөтенесен бергә бер җирдә урнаштырырга мөмкин һәм туристлар да бермә-бер артыр иде.

– Үзегез Казанның кайсы читендә булуын телисез? Сайлау мөмкинлеге бирелсә, кайда әйбәт булыр иде дип уйлыйсыз? Аккош күле якларынмы?

Фәнис Нурмөхәммәтов
Фәнис Нурмөхәммәтов

– Безнең берничә вариант бар. Аккош күле дә вариантларның берсе. Икенчесе – Мирный бистәсенең Каенлыгы, анда да җирләр бар. Өченче вариант – университетның Константиновка авылы кырыенда 100 гектардан артык бакчасы бар. Ул, бер яктан, шәһәр кырыенда, шул ук вакытта шәһәр үзәгеннән читтәрәк тә, тавыш та юк. Урыны да бик матур, тигезлек тә, тавы да, күле дә, урманы да бар.

– Европадагы кайсы зообакча бигрәк тә күңелегезгә хуш килгән иде?

– Без узган ел Чехиядә конференциядә булдык һәм бу илнең җиде зообакчасын күрдек. Миңа Злин шәһәрендәге зообакча бигрәк тә ошады. Анда мең еллык имәннәр, чәчәкләр үсеп утыра, читлекләр дә бик зур итеп эшләнгән. Үзенең тропик оранжереясы бар, анда кечкенә генә хайваннар, маймыллар йөри, кошлар оча. Аның эченә кереп бу җәнлекләр һәм кошлар арасында йөрергә була. Зур хайваннары да бар, күлләре дә бик матур.

– Сез Казанның зообакчасын читкә чыгару идеясен белгечләр фикеренә таянып, хайваннарга һәм кошларга табигый мохит кирәклеген дә фәнни яктан дәлилләп, Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим итмәдегезме?

– Без бу хакта рәсми кәгазьләр язмадык. Үзебезнең җитәкчелек белән сөйләшкәнем, аларга аңлатканым бар. Шәһәр мэры Илсур Метшин да безгә килгән иде, мин аңа да бу хакта әйттем. Аңа мин: "Әгәр зообакчаның бакча өлешен бәләкәй хайваннар, мисал өчен тиеннәр, куяннар һәм башкалар белән монда калдырсак, монда үзебезнең күл дә бар, андагы аккошларны калдырып, киңәйтсәк әйбәт булыр", иде дидем. Әйтәм бит, Горький паркында матур бакча ясадылар, шуның кебегрәк итеп, дизайнерлар белән тагын бер бакча ясасак, кешеләр ял итәргә килер иде.

– Сезнең тел төбегездән аңлавыбызча, хәзерге зообакчаны ял бакчасы рәвешендә калдырып, хайваннарны, кош-кортларны шәһәр кырыена чыгарыр идегезме?

– Нәкъ шулай итеп эшләсәк, яхшы булыр иде. Аннан да кала монда безнең ботаника бакчасы, оранжерея да бар. Ә ул республикакүләм әһәмияттәге мәдәни мирас. Анда 200 елга якын үсемлекләр үсә. Шундый зур яшькә җиткән пальмалар бездә генә бар. Аңа Карл Фукс 1806 елда Казан университетында нигез салган. Аннары бу бакча монда күчте. Бәләкәй хайваннар, фонтаннар белән зур бакча калдырсак, гаилә белән килеп ял итәргә бик әйбәт урын булыр иде.

– Төп байлыкны, зур зообакчаны шәһәр читендә, урманнар эчендә күрергә телисез инде?

– Әйе. Кабатлап әйтәм, анда дельфинарий, океанарийлар да булса, искиткеч булыр иде.

– Бүген Казанга зообакчаны да күрим әле дип килүче туристлар юк диярлек. Зообакча турширкәтләрнең Казандагы туристлык урыннары исемлегендә дә юк. Бу, зоопаркның бүгенге хәленә күрә, бәлки, шулайдыр. Сез, белгеч буларак, бик яхшы зообакча төзелә кала икән, ул вакытта туристлар санын арттырачак дип уйлыйсызмы?

– Нәтиҗә булачак. Ялгышмасам, узган ел миллион ярым турист килде дип әйттеләр. Моңа эш белән килүчеләр, ял итүчеләр дә керә. Әгәр дә безнең Казан шәһәрендә яңа проект белән яңа зообакча төзелеп, аны бөтен дөньяга сөйли башласак, туристлар саны бермә-бер артыр иде. Без – Татарстанда бердән-бер зообакча. Якын тирәдәгеләрне, Самарны алсак, аларда зообакча бәләкәй, бик үк матур да түгел.

Күршебездә Ижау зообакчасы бар. Узган ел аларга 440 мең кеше килгән. Безнең Казанныкына 225 мең кеше генә килде. Анда элекке президентлары Волков карары белән моннан алты ел элек яңа зообакча төзелде. Аларның зообакчаларының да тамгасы бүре, ә безнеке ак барс. Бездә эшләүче хезмәтләрләр аларга проектны әзерләүдә булышты, киңәшләр дә бирде. Анда Казанныкы белән чагыштырганда күпкә матуррак. Үзем дә ике тапкыр булдым.

– Әгәр сезгә шәһәр читендә тагын өстәмә җир бирелсә һәм әлегә кадәр эшләп килгән зообакчаны төзекләндерергә мөмкинлек туса, моның проектлау эшләрен кем башкарып чыгарга тиеш дип уйлыйсыз? Чит илдәнме, әллә Татарстан архитекторларымы? Казанның чит ил ширкәтләрен җәлеп итүдә тәҗрибәсе бар. 2007 елда Британ архитекторы Том Райт җитәкчелегендәге "Аткинс" ширкәте вәкилләре энә карагына ошаган проект тәкъдим иткән иде. Кризис килде дип бу проект һавада эленеп калды.

– Безнең белгечләрнең андый осталыклары юк, чөнки аларның зообакча төзегәннәре булмады, эчке бөтен нечкәлекләрне дә белмиләр. Әгәр зообакча төзергә уйласалар, Европа архитекторларын чакыру кирәк, ул бер төркем булырга тиеш. Бу зур проект һәм аны беркайчан да ашыгып эшләү ярамый. Кадагына, шөребенә тикле һәркайсын исәпләү кирәк. Бу эштә шулай ук безнең архитекторлар да катнашырга тиеш. Алар бергә утырып эшләргә тиеш. Безнең архитекторлар үзләренчә күзаллый, ә эшләп караган кеше бөтен нечкәлекләрен дә белә. Ижаудагы зообакча белән дә проблемнар булып алды. Монда зур бер команда булырга тиеш. Без зообакча төзегән европалы архитекторларны беләбез, алар белән сөйләшкәнебез дә бар. Алар: "Чакырсагыз, без киләбез", диләр. Зообакча төзүнең нечкәлекләре бик күп, аны эшләгән кеше генә белә. Читтән караганда бер читлек шикелле генә, ә аны төзү өчен йөздән артык иминлек кагыйдәләрен саклау кирәк.

– Хыялларыгыз тормышка ашса – бу күркәм, әмма Казан хакимияте без аларга өстәмә җир бүлеп бирдек инде, зообакчаның җирләре ике мәртәбә артачак дип теләкләрегезгә киртә куйса?

– Бакча кырыенда өстәмә җир бирелә икән, без моңа бик шат булачакбыз. Хәзерге җиде гектар җир бик кысырынкы безгә. Без сулга да, уңга да, алга да, артка да бара алмыйбыз. Әгәр тимер юл аша җир булса – без аңа шатланачакбыз, әмма уйларыбыз бүтәнчә, мин аны сөйләдем.

XS
SM
MD
LG