Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки һава аланы украина хәрбиләре карамагында кала


Берничә көн сугыш барган Донецки һава аланы украин хәрбиләре карамагында кала. Атнакич хәрбиләр һава аланына булган һөҗүмгә каршы тора алды.

Бу хакта Украина көнчыгышындагы чараларның матбугат үзәгенә сылтама белән Украина басмалары хәбәр итә. Элегрәк Твиттерда һава аланын сепаратистлар басып алган дигән мәгълүмат таралган иде, ләкин соңрак сепаратистлар алар аны кире какты.

Донецкидан атышлар турында хәбәрләр килә тора. Бу атнада хәрби чаралар барышында 10 тыныч халык һәлак булган.

Солых турындагы килешүдән соң, алдагы көнне Донецки үзәгендә кабат атышлар булды һәм ядрәнең берсе Халыкара Кызыл Хач бинасына эләкте. Нәтиҗәдә оешманың бер хезмәткәре, Швейцария ватандашы Лоран Дюпаскье һәлак булды.

Кызыл Хач вәкилләре әлеге хәлнең бернинди кысага сыймавын әйтте һәм моны һуманитар хокук бозу дип атады. Украина тышкы эшләр министрлыгы тикшерү уздырырга һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга чакырды.

XS
SM
MD
LG