Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:34

Ленин борыны күпме тора?


Якшәмбе төнендә һәйкәлне җимерүчеләр Ленинны кисәкләргә бүлде

Якшәмбе төнендә һәйкәлне җимерүчеләр Ленинны кисәкләргә бүлде

Харьковта 1963 елдан бирле торган Ленин һәйкәле җимерелгәннән соң аның борыны һәм колаклары сатуга куелды. Акчасы Украина армиясенә тотылачак, диләр.

Узган якшәмбе Харьковта протестчылар Азатлык мәйданында торган Ленин һәйкәлен бәреп төшерде. Моның өчен аларга дүрт сәгать вакыт кирәк булды.

Берничә көн узгач һәйкәл кисәкләп сатуга чыкты. Сыны 8.5 метр, һәйкәлнең тулысынча буе 20 метр булган бу истәлекне өлешләп сатучылар аннан килгән акчаның Украина гаскәрләренә тотылачагын сөйләде.

Үзен Олексий дип атаган битлек кигән бу егет журналистларга киңлеге 36 сантиметр, озынлыгы 36 һәм биеклеге 25 сантиметрлык Ленин борынын күрсәтте.

"Мин моны "бер бүлек хәрбиләргә кышка кием алам", дигән кешегә сатачакмын", диде Олексий журналистларга. Үзе ул Ленин һәйкәле җимерелгәндә аның янына торган, шуңа тиз генә борынын эләктерә алган. ​

​Олексий борын сатканда икенче берәүләр Ленинның колагын Фэйсбукта аукционга куйган.

"Ленин колагы. Аукционга куела. Акчасы Харьков-1 хәрби бүлеккә җылылык күрү камерасы (тепловизор) алырга тотылачак. Авырлыгы 35 кг. Бу колак белән бөтен Донбассны ишетеп була," дип язылган Харьковта яшәүче Александр Макаренко исемле кешенең Фэйсбук сәхифәсендә.

Ленин яшәячәкме?

Ленин һәйкәлен җимерүчеләр һәм аны кисәкләп сатучыларга нинди дә булса җәза булырмы? Бу сорауга җавап әлегә юк. Якшәмбе төнендә ярсыган халыкның Ленин һәйкәлен өстерәп төшерүен полиция битараф кына күзәтеп торды. "Яшәсен Украина" дип кычкыручылар Азатлык мәйданында 1963 елдан бирле торган Советлар Берлеге символын җимерде.

Икенче көнне Харьков мэры Геннадий Кернес журналистларны матбугат очрашуына чакырып Ленин һәйкәлен җимерүне "канунсыз" дип атады һәм аны кире куярга чакырды.

Харьков мэры Геннадий Кернес

Харьков мэры Геннадий Кернес

"Без аны шул ук урынга куячакбыз. Элеккесен куя алмасак өр-яңаны ясаячакбыз", диде шәһәр башлыгы һәм полициягә кала милкен "вәхшиләрчә җимерүчеләрне" табарга кушты.

Кернес үзе дә шәһәрдә Киев яклы һәм Русия яклы көчләр арасындагы каршылыклардан зыян күргән кеше. 28 апрель аңа билгесез кеше ут ачты. Аркасына яраланып Кернес бүгенгә кадәр инвалид арбасында. Аның Ленин һәйкәлен торгыза алуы да билгесез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG