Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Бигнов Рәхимовтан "Башнефть" акчаларын кайтаруны таләп итә


Рамил Бигнов һәм Мортаза Рәхимов

Рамил Бигнов һәм Мортаза Рәхимов

Башкортстан республикасы җитәкчесе каршындагы җәмәгать пулаты рәисе Рамил Бигнов элекке президент Мортаза Рәхимовка ачык хат күндереп "Башнефть"не саткан акчаларны кайтаруны таләп итте.

Ачык хат Мортаза Рәхимовның канун бозуларын атау белән башлана:

"Сез Башкортстан президенты булган вакытта 2002 елның 19 августында дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча федераль канунны бозып Башкортстан ягулык һәм нефтехимия компанияләрен сату турында фәрман имзаладыгыз. Ул сатуның ачык аукционда республика исеменнән түгел, ә шәхси компанияләр аша үткәрелүе дә канунсыз. Берничә буын совет халкы төзегән Европадагы иң зур ягулык-энергетика тармагы халыкның социаль яклау гаранты булуы урынына сезнең гаилә милкенә әйләнде".

Аннан соң ягулык тармагын сатып алган “Система” табышлары атала:

“Система” сезнең кулдан Башкортстан нефть тармагын сатып алганнан соң 180 миллиард сум дивиденд алды. Республиканың ягулык тармагындагы монополиягә ия буларак, компания ягулыкка бәяләрне 10%ка күтәрде, нәтиҗәдә машина хуҗалары күрше төбәкләргә караганда, 3 миллиард сум артыграк түли. Болар уңаеннан монополиягә каршы агентлык, ниһаять, җинаять эше ачты. “Башнефть”нең ел саен республика үсешенә нибары бер миллиард сум акча кертүе халыкны һәм республиканы хөрмәт итмәү булып тора. Чынбарлыкта "Башнефть" республикага ярдәм итү урынына, аңа халык ярдәм итә”.

Ачык хатта Мортаза Рәхимовның республика үсешенә аяк чалуы, ягулык тармагы сатылганнан соң казнаның дифицитлы булуы әйтелә. Тармакны сатканнан кергән 2,6 миллиард долларны кайтаруны сорап кат-кат мөрәҗәгать итеп тә, нәтиҗәсе булмавы “әхлаксызлык, оятсыз рәвештә барсын да алдау” дип бәяләнә.

“Мортаза Гобәйдулла улы! Җәмгыятьтә намус дигән төшенчә бар. Шуңа күрә Башкортстан нефтен сатканнан кергән “Урал” фондындагы 63 миллиард сум акчаны мәхкәмә карарларын көтмичә үзегез теләп республикага кайтаруыгызны сорыйм. Моны сез улыгыз белән “Урал” фондын республика хөкүмәтенә кайтару юлы белән эшли аласыз. Республика хакимияте, җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, фондны күзәтү шурасын оештырып, аның күпмилләтле республика халкы мәнфәгатенә эшләвенә гарант булыр иде”.

Шул ук вакытта Русия Дәүләт думасы депутаты Антон Ищенко Генераль прокуратурадан салым хезмәтенең ягулык тармагын сатудагы кысылышын тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Депутат 2007 елда Мәскәү арбитраж мәхкәмәсенең салым хезмәте дәгъвасы буенча ягулык тармагын сатуны тикшереп, аның канусыз булуын исбат итүе, ике елдан исә салымчыларның дәгъваларын кире алуын искә төшерә. Антон Ищенко салым хезмәтенең бу гамәле дәүләткә 31 миллард сум зыян салуын әйтеп, аның сәбәпләрен тикшерүне таләп итә.

Башкортстан ягулык тармагын сату уңаеннан соңгы җәнҗал 16 сентябрь “Система” компаниясенең директорлар шурасы рәисе Владимир Евтушенконы йорт сагына алганнан соң чыккан иде. Аңа җинаять эше ачылу белән “Башнефть” компаниясенең кыйммәтле кәгазьләре кулга алынды. Канунсыз сатуларда арадашчы дип тикшерелгән Левон Айрапетян кулга алынды, Урал Рәхимовка халыкара эзләү игълан ителде.

Гомерлеккә хөкем ителгән экс-сенатор Игорь Изместьев тикшерүчеләргә Урал Рәхимовның тармакны сатудан кергән 60 миллиард сум акчаны кайтарырга әзер булуын хәбәр иткән иде. Җәнҗал дәвам итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG