Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы Кырым хакимиятләрен кырымтатарлар белән диалогка чакырды


Дөнья татар конгрессы бинасы
Дөнья татар конгрессы бинасы

Дөнья татар конгрессы Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга каршы белдерү белән чыкты

Бу белдерүдә Кырымда кырымтатарлар һәм аларның иҗтимагый оешмалары белән булган соңгы вакыйгалар киң татар җәмәгатьчелегендә борчылу уятканлыгы әйтелә.

"Кырымтатар Мәҗлесен биналарыннан куып чыгару, кырым-татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең өйләрендә тентүләр үткәрү, аларны Кырымнан чыгармау, кешеләрнең югалуы һәм шуның шикелле башка гамәлләр кырымтатар халкы арасында борчу уята, хакимиятләргә ышанычын юкка чыгара һәм болар ярымутрадагы тотрыклыкка файдага түгел. Бу килеп туган киеренкелек кырымтатарларның хокуклары бозылу һәм "яңа депортация" турында төрле белдерүләргә һәм имеш-мимешләргә нигез булып тора", диелә белдерүдә.

Конгресс Кырым җитәкчелеген бөтен мәсьәләләрне дә кырымтатарлар белән диалог аша чишәргә чакыра. "Без ике як та Русия кануннарын, асаба халыклар һәм кеше хокукларының халыкара нормаларын сакларга тиеш дип саныйбыз", ди Конгресс.

XS
SM
MD
LG