Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда хакимият танымаган "Мисбах" мәчетендә дә гает намазы укылды


"Мисбах" мәчете
"Мисбах" мәчете

4 октябрь Чаллыдагы унөч мәчеттә гает намазы укылды. Шәһәрдә рәсми теркәлмәгән, 39нчы бистәдә халык теленә "Мисбах" мәчете булып кергән дин йортында да намаз укылды. Бирегә Чаллы ТИҮнә йөрүчеләр дә килде.

Кол Шәриф мәчете үрнәгендә төзелгән корылмада гает вәгазен Каюм хәзрәт башкарды. Аннан соң 9-10 кеше өчен дә шактый кысан, әле утлар кертелеп бетмәгән бүлмәдә ундүрт кеше гает намазын укыды. Ни өчен без шушындагы чараларда булып, аның барышын яктыртырга булдык? Беренчедән, алда искәрткәнчә, мәчет рәсми танылу алмаган, икенчедән, биредә беренче тапкыр күмәкләп гает намазы укылды. Өченчедән, шушы корылманы дин йорты итү өчен 90 яшьлек сугыш ветераны Мисбах Гыймалетдинов ару-талуны белмичә эш алып бара. Башка мәчетләрдәге бәйрәм чараларыннан аермалы буларак, намаздан соң Мисбах бабай сугыштагы авырлыклар, Берлинны алулары, татар егете Гази Заһитовның Рейхстагка беренче Җиңү байрагын элүе, ләкин Сталин күрсәтмәсе белән байрак элүчеләрнең урыс һәм грузин булырга тиешлекләрен дә искә алды.

Мисбах бабай шулай ук дин йортлары төзүгә ни өчен битараф булмавының сәбәпләре хакында да беркадәр бәян итте. Биредәге берничә бала да, башкалар да әлеге хикәятне игътибар белән тыңлады. Үз чыгышында Мисбах бабай түбәндәгеләрне әйтте:

Мисбах Гыймалетдинов
Мисбах Гыймалетдинов

"Минем берзаман күзләрем күрми башлаган иде. Шул вазгыятьтә “әгәр күземне ачсам, үз гомеремне мәчетләр төзүгә багышлар идем”, дидем. Минем күзне Чабаксарда бик яхшы итеп ачтылар. Хәзер ерактан да күрәм, күзлексез укыйм да. Шуннан соң мәчетләр салу эшенә керештем. Шушы эшне 38нче бистәдә “Суар” мәчете төзүдән башламакчы идем, салдырмадылар. Хәзер бу урында торак йортлар тора. Аннан соң шушы ук бистәдә мәдрәсә салу хәстәренә керештем. Бик күп оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, алар ярдәме белән байтак төзелеш материаллары тупладым. Ләкин мин Казанда мәчет, мәдрәсә эшләре артыннан йөргән вакытта, ул материаллар кемгәдер кирәк булган, аны ярты бәясенә шулай ук кемнәргәдер саталар. Шушы юнәлештәге эшем дә барып чыкмады.

Мин күңелемне төшермәдем. Шушы тирәдәге төзелә башлап ташланган балалар бакчасы бинасы белән кызыксындым. Инде бу бинаны сатып алган “Аверс” банкы җитәкчелеге белән сөйләшкәннән соң, шушы җирнең бер өлешен миңа бушлай, Кол Шәриф мәчетенең кечерәйтелгән күчермәсен, үрнәген (макетын) кую өчен бирделәр. Күчермәне кую өчен дә нык көрәшергә туры килде. Рәсми түрәләр дә, дин әһелләре дә Кол Шәриф мәчете бер һәм ул Казанда гына булырга тиеш дип дәррәү каршы чыктылар. Мин бернигә карамый, рөхсәт булмаса да шушы мәчетне китереп салдым, аны рәсмиләштерү өчен ун ел көрәштем. Заманында мәчетне танымагач, аны музей итеп рәсмиләштерү артыннан да йөрдем. Анысын да теркәмәделәр. Менә хәзер шушы корылманың мәйданын зурайтып намаз укый алырлык дәрәҗәгә җиткердек.

Мисбах Гыймалетдинов
Мисбах Гыймалетдинов

Аллага шөкер, менә биредә беренче тапкыр гает намазы укылды. Хәзер инде яңадан да аны рәсмиләштерү артыннан йөрергә уйлыйм. Чөнки элек рәсмиләр миңа “мәчет булып саналу өчен намаз уку урыны булу шарт”, диләр иде. Менә намазлар уку урынын да булдырдык. Менә миннән “мәчетләр төзү мәшәкатьләренә акчаны каян аласың?” дип тә сорыйлар. Элгәре елларда ук туган авылымда кырыклап умарта тоттык. Кайбер елны алтышар мичкә бал аерта идек. Шул 90нчы еллардан башлап, Самардан килеп ике кило балга бер доллар бирәләр иде. Минем шактый акча җыелды. Мин аны чормада сугыштан кайткан киемнәр арасында сакладым. Чаллыга килгәч күзем начарайды, алдарак әйткәнемчә, күзем күрә башласа, мәчет төзермен дидем, бу акчаларны шуңа тоттым”.

Намаздан соң Мисбах бабай гаеткә килүчеләрне күршедә генә булган фатирына чәйгә чакырды. Керергә теләк белдерүчеләрне сыйлап чыгарды.

"Мисбах" мәчете
"Мисбах" мәчете

Без Чаллы имам мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән дә элемтәгә кердек. “Мисбах бабайның мәчете чыннан да рәсми теркәлмәгән. Ләкин аның алып барган эшчәнлегендә начар әйбер күрмим. Сугыш ветеранының әлегәчә шундый хәрәкәттә булуы хөрмәткә лаек”, диде Әлфәс хәзрәт.

Мөхтәсиб әйтүенчә, бүген Чаллыга Корбан гаетенә якын-тирә район, авыллардан 70ләп машинада 1800 чамасы сарык малы китерелгән. Бәяләре 4500 сумнан башлап 6000 сумга кадәр. Күпме мал сатылган, күпмесе чалынган, әлегә билгесез. Чөнки корбан чалулар өч көн дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG