Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында 130дан артык хаҗи вафат булган


Согуд Гарәбстанында хаҗ вакытында төрле авыру һәм олы яшькә бәйле хасталыклардан 130дан артык хаҗи вафат булган. Бу хакта халыкара ислам яңалыклар агентлыгына таянып РИА Новости хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, үлүчеләрнең күбесе Мисырдан – 14 кеше, калганнары Гыйрак, Җәзәир, Судан, Морокко, Сомали, Йемен, Үрдүн кебек илләрдән. Русия хаҗиләре турында хәбәрдә әйтелмәгән.

Тагын 200дән артык хаҗи согуд хастаханәләренә дәвалануга китерелгән диелә.

Быел хаҗга гарәп илләреннән 265 мең кеше килгән. Русиядән – 16.4 мең, шуларның 1.7 меңгә якыны – Татарстаннан.

Хаҗ гамәле гадәттә эссе һавада үтә, аның кайбер йолалары олы яшьтәге хаста кешеләргә авырга туры килергә мөмкин. Ел саен хаҗ вакытында уртача 100-200 кеше вафат була.

Быелгы хаҗ 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хаҗда барлыгы 1.34 миллион хаҗи катнаша.

XS
SM
MD
LG