Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

Чаллыда татар теле укытучыларының эше авырлаша бара


5 октябрь – укытучылар көне уңаеннан Чаллыда югары нәтиҗәләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләренең фотоларын мактау тактасына кую тантанасы булды. Макталганнар арасында татар теле укытучылары юк иде.

Укытучыларны зурлау чараларының берсе җомга көнне шәһәрнең Автозавод районындагы балалар иҗат йортында үтте. Биредә 2013-2014 уку елында зур хезмәт куйган, югары нәтиҗәләргә ирешкән 21 мәгариф хезмәткәренең фотоларын район мактау тактасына кую тантанасы булды. Мөгаллимнәргә җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды, җыр биюләр дә булды. Макталганнар арасында татар теле укытучылары юк иде.

Шулай да 26нчы балалар бакчасында татар балаларына ана теле, урыс балаларына татар телен өйрәткән Рәфисә Алексеева район күләмендә танылу алган, аның фотосы мактаулы урынга эленә. Без аның белән балалар бакчасы тормышы хакында сөйләшеп алдык.

– Рәфисә ханым, 2012 елдан кертелгән програм буенча балалар бакчасыннан китүче урыс телле һәм урыс баласы иң кимендә 167 татар сүзе белергә тиеш. Програм ничек эшли?

– Балалар татарча бик теләп өйрәнәләр, чөнки сүзләр аз. Бу – мөһим, үзләре ишетеп белгән сүзләр. Без аларны балаларны аралашырга, диалогка чыгарабыз.

– Татар телен бакчаларда, мәктәпләрдә өйрәтүгә каршы тискәре фикерләр дә ишетергә туры килә. Урыс әти-әниләре ризасызлык белдермиме?

– Андый ата-аналар тарафыннан каршылыклар юк. Киресенчә, алар безнең уңышларыбызга шатланалар гына. Чөнки балаларыбыз татарча сүзләр өйрәнеп, белеп, бездән мәктәпкә чыгып китәләр. Беренче чыгарылыш узган уку елында булды. Бик уңышлы булды дип уйлыйбыз, чөнки шәһәрдә икетеллелек буенча бәйге булды бит инде, менә шунда җиңеп чыктык.

– Балалар бакчаларына тәкъдим ителгән шушы 167 татар сүзе арасыннан кайсылары өйрәнү, әйтелеше буенча кыенраклар, мисалга 5-6 сүз китерсәгез иде?

– Балалар өчен андый сүзләр юк. Алар барысы да аралашуда, өйрәнүдә, бар сүзләрне дә кулланалар. Сүзләрне алай гына санап чыгарып булмый инде. Безнең бакчадан чыккан татар балаларының зур күпчелеге татар мәктәпләренә керә. Бездә берсе урыс төркеме булса, икенчесе чиста татар төркеме. Татар теленә бездә игътибар бар.

Иҗат үзәгендә мөгаллимнәрне зурлау

Иҗат үзәгендә мөгаллимнәрне зурлау

​Нәзирә Булатова югары категорияле укытучы, Русия мәктәпләренең халык мәгарифе алдынгысы. Хезмәт юлын 1975 елда Сарман районы Ләке авылы мәктәбендә башлый. Озак еллар Чаллыдагы 54нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныфларның җитәкчесе була һәм укыта. Бер үк дәрестә утырган татар, урыс балаларына татар телендә белем бирә алган, бирергә тырышкан укытучы. Быелдан Нәзирә ханым лаеклы ялда. Башта без аны бәйрәм белән котладык һәм берничә сорау бирдек.

– Нәзирә ханым, балаларын шушы мәктәптә укыткан ата-аналар сезне татар теле, татарча укыту өчен нык борчылучы мөгәллимә диләр. Сезнең карашка, мәктәпләрдә татарча укыту тиешле дәрәҗәгә куелганмы?

– Моннан ун-унбиш еллар элекке вазгыять белән чагыштырганда, татар баласын ана телендә укыту проблемы тагын зураеп килә. Мәктәпләрдә татар теленә игътибар укытучылар тырышлыгы белән барса да, нәтиҗәсе кимү ягына бара. Чөнки татар мәктәбе дигән исемнәре булса да, бирегә татар телен белмәүче, гаиләдә татар телендә аралашмаучы, урыс телле балалар күбрәк килә. Гаиләдә татарча аралашкан баланы урысча гына белгән бала белән бергә укытуы бик кыен. Шуңа мондый катнаш балаларны татарча укыту зур проблемга әйләнеп килә.

– Ни өчен соң татар мәктәпләренә урыс телле балаларны да күпләп алалар? Инде шундый фикерләрне дә еш ишетергә туры килә, янәсе, татар мәктәпләрендә тәртип ягы яхшы, шуңа урыс ата-аналары да шуны сәбәп итеп, балаларын татар мәктәбенә бирергә тырыша?

– Чыннан да, мондый күренеш бар. Татар балалары да 1980-90нчы елларда бер сыйныфта кырыгар бала булып урыс мәктәпләрендә укыды. Менә шундый мәктәпләрдә белем алганнарга, татар балаларына да игътибар җитмәгән. Әйе, татар мәктәпләрендәге тәртипнең әйбәтлеген белеп шул чор балалары хәзер инде үз балаларын татар мәктәпләренә урнаштырырга тырышалар. Ләкин төп гаеп ата-ананың үзендә. Балаларының теле татарча ачылмавында һәм аларны үзләренең дә татар телен өйрәтүгә теләкләре, катнашырга теләмәүләре аркасында шушындый авырлыклар килеп чыга да.

– Урыстелле һәм татарча әйбәт белгән баланы бер дәрестә укытуның нинди кыенлыклары бар?

– Кыен, бик кыен. Чөнки татар мәктәбендә татар телен тирәнтен өйрәтү програмы белән укытырга кирәк. Татарча белгән бала ана телен ныклап өйрәним дип килсә, шул ук вакытта урыс телле бала бу дәрестә бернәрсә дә аңламый. Укытучы берьюлы ике функция башкарырга тиеш: беренчедән, татар телле баланы югары дәрәҗәдә өйрәтергә, икенчедән, шунда ук урыс телле балада да ниндидер кызыксыну булсын өчен нинди дә булса эш уйлап чыгарырга кирәк. Менә бу инде эшне, белем бирүне авырлаштыра.

– Математика фәнен татар мәктәпләрендә дә урысча укытырга кирәк, аны татарча укытып баланы аңгыра калдырырга ярамый дигән бәхәсләр тагын кузгалды. Моңа беркадәр милли хәрәкәт вәкилләре дә кушылды, алар татар мәктәпләрендә бар фәннәрне ана телендә укыту ягында. Бу уңайдан сезнең фикерне ишетик?

– Әлбәттә, математиканы татарча укыткан очракта баланың фикерләве ачыла. Бу – гаиләдә теле татарча ачылган бала өчен бик кирәк. Ләкин 4 нче сыйныфны тәмамлаганда безнең балалар БДИ тапшырган кебек, имтихан бирәләр. Ә имтихан биремнәре безгә урыс телендә кайта. Баланы татарча укытсак, ул шушы биремне үти алырмы? Менә шушы ягы да бар. Татар мәктәпләре өчен ул биремнәрне татар телендә бирүне хәл итәргә кирәктер.

– Татарча дип саналган мәктәпләрдә ана телендә укытуны тиешле дәрәҗәгә күтәрүгә, куюга өметегез бармы әле, сүрелеп бетмәдеме?

– Өметләрем бар. Чөнки иман булган балада тәртип, ышаныч һәм киләчәк бар дигән сүз. Мин татар теле юкка чыгар дип уйламыйм. Халык аңлар, үз теленә чын-чынлап борылыр дип уйлыйм. Баланы татарча өйрәтү гаиләдән, әби-бабайдан тора. Тәрбия шунда нигезләнә. Теле татарча ачылып, әнисенең аны алга таба да туган телендә өйрәтергә, укытырга теләге булган бала килә икән мәктәпкә, укытучыларга күңелле дә, эшләве дә җиңел булыр иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG