Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:48

Грозныйда интихарчы һөҗүме нәтиҗәсендә полициянең биш хезмәткәре һәлак булган


Грозныйда шартлау булган урын

Грозныйда шартлау булган урын

Якшәмбе кичендә Чечня башкаласы Грозныйда Шәһәр көне уңаеннан буласы концертка керү урынында яңгыраган шартлау нәтиҗәсендә полициянең биш хезмәткәре һәлак булган, тагын уникесе җәрәхәтләр алган.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, концертка килүчеләрне тикшерү капкасы янында торган полиция хезмәткәрләре бер шикле яшь кешене күреп алган. Аны тикшермәкче булганда ул үзен үзе шартлаткан. Полициянең дүрт хезмәткәре урында, тагын берсе хастаханәдә үлгән.

Интихарчы үзе дә һәлак булган, ул – 19 яшьлек Грозный кешесе Опти (Апти) Мударов дип хәбәр ителә.

Чечня президенты Рамзан Кадыров, "Бәйрәм көнне шайтаннар Горзныйда зур террор гамәле оештырмакчы иде, бу барып чыкмады, халык бәйрәм итүен дәвам итә" дип белдерде. Кадыров үзенең социаль челтәр битендә интихарчыны "җитлекми туган бандит" дип атады һәм бу террор гамәле артында торучыларны юк итәргә вәгъдә итте.

Якшәмбе көнне Грозныйда Шәһәр көне билгеләнде. Ул Чечня президенты Рамзан Кадыровның 38нче туган көненә туры килде.

XS
SM
MD
LG