Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:51

Кырымда мәдәниятне үстерүгә 2 млрд сум бүленәчәк


Баксчасарайдагы Хан сарае китапханәсе

Баксчасарайдагы Хан сарае китапханәсе

Кырым "мәдәният министры" Арина Новосельская белдерүенчә, 2015 елда мәдәният үсешенә федераль бюджеттан 2 млрд сум бүленәчәк. Бу акча тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия булган биналарны төзекләндерү һәм яңаларын төзүгә тотылачак.

2014 ел ахырына кадәр "Мәдәният елы" кысаларында Кырымның кечкенә шәһәр һәм авылларына мәдәният үсешенә 30 млн сум бирелә, дип хәбәр ителгән иде.

Русия президенты Владимир Путинның Кырым "хакимиятләренә" Кырымда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү програмын кабул итү фәрманы бар.

Кырымтатарларның дәүләтчелек тарихы символы булган Бакчасарайдагы хан сараенда электр челтәрен яңарту һәм сигнализация кую өчен акчаны Татарстан бирә дип килешенгән иде. Апрель аенда Казанда булган очрашуда Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләлов катнашты.

Ул вакытта Татарстан белән кырымтатарлар арасында хезмәттәшлекнең башка өлкәләре дә тикшерелде, алар арасында мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре аерым урын алып торды. Татарстан Кырымнан авыруларны үзендә дәваларга әзерлеген белдерде, шулай ук Кырым табибларына профессиональ ярдәм күрсәтү юллары да каралды.

Су торбаларын исә Кырымның Карасубазар районында Башкортстан ширкәте алыштырды.

XS
SM
MD
LG