Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрант балалары өчен рус теле дәреслекләре әзерләнә


Петербурда мигрант балалары өчен рус теле түгәрәге
Петербурда мигрант балалары өчен рус теле түгәрәге

Русия мәгариф һәм фән министрлыгында мигрант балаларын рус теленә укыту өчен аерым дәреслекләр әзерләнә. Башта берничә мәктәптә сыналачак дәреслекләр нигезендә укыту уңышлы булса, аларның мигрант балалары күпләп йөргән барлык мәктәпләргә дә таратачаклар.

1-6 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәби уку дәреслекләренә 5-7 млн акча тотарга ниятлиләр.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә мәктәп яшендәге бер млн мигрант баласы яшәве фаразлана. Аларның күбесе Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларус, Казакъсан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Украинадан.

Министрлык мондый дәреслекләрнең элек булганын, әмма соңгы еллардагы кыскартулар нәтиҗәсендә бетерелгән булуын белдерде. Тел белгечләре дәреслекләр теге яки бу милләт балаларының ана телләренә яраклаштырылып әзерләнгән булырга тиеш, дип саный.

Сынау өчен дәреслекләр башта Русиянең берничә өлкәсендә һәм Кырымдагы мәктәпләргә таратылачак, дип хәбәр итә "Известия".

XS
SM
MD
LG