Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос Анжелеста Корбан гаете

Көньяк Калифорния татарлары 5 октябрь көнне Лос Анжелесның зур, матур Griffith Parkында очрашты. Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәре һәм Корбан гаетенә дә җыелышмый калмый алар. Бәйрәмдә тәмле чәй, пылау, учакта пешкән ит, пәрәмәч, коймак һәм башка тәм-том белән сыйландылар. Сабантуйларга караганда халык азрак җыелса да, очрашу җылы атмосферада, күңелле узды. Бәйрәмдә бала-чага өчен Сабантуе уеннары оештырылды, җыйналышып пиньята ваттылар. Татар, үзбәк, башкортлар рәхәтләнеп аралашты, танышты. Киләсе бәйрәмнәрдә кабат очрашырга сүз куешып таралышты.

дәвам

XS
SM
MD
LG