Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия парламентына сайлауда Русия яклы "Согласие" җиңде


Латвия башкаласы Рига
Латвия башкаласы Рига

Латвия парламентына 4 октябрь узган сайлауда илдә яшәүче руслар мәнфәгатен кайгыртучы "Согласие" социал-демократик фирка күпчелек тавышларны (23,13%) алды. Аның җитәкчесе - Рига мэры Нил Ушаков.

Икенче урында "Единство" берләшмәсе (21,76%). Латвия премьер-министры Лаймдото Страуюма әлеге партиянең әгъзасе. Өченче урында "Яшелләр" һәм крестьяннар берлеге (19,62%). Парламент - сеймга шулай ук милләтче партияләр вәкилләре дә керәчәк.

Тавыш бирүгә хокукы булган миллион ярым кешенең 59% сайлауга килгән. Латвия бәйсезлек игълан иткәннән соң төрле сәбәпләр аркасында Латвия ватандашлыгын алмаган рус телле 320 меңләп кеше сайлауда катнашмаган, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

XS
SM
MD
LG