Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:44

Азатлыкның Кыргыз редакциясе хәбәр итүенчә, Русия һәм Кыргызстан авыл хуҗалыгы министрлыклары Русиягә Кыргызстаннан сөт һәм ит ашамлыкларын сату турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта "Азаттык" бүлегенә икътисад министры урынбасары Данил Ибраев хәбәр иткән.

Сөйләшүләр беренче чиратта кыргыз продукциясен Русиянең санитар таләпләренә туры китерү турында бара. Министрлык вәкиле бу эшнең тиз арада тәмамланачагына өмет итүен әйтте.

Русия чит илләрдән ашамлыклар кертүне тыйгач үзендә җитештерә алмаган продукцияне Үзәк Азия илләреннән алу теләген белдергән иде.

Август аенда АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә үстерелгән һәм җитештерелгән сыер һәм дуңгыз, кош ите, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек, сөт һәм сөт азыкларын кертү тыелды.

XS
SM
MD
LG