Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фин-угыр дөньясы башкаласы удмурт авылыннан Эстониягә күчә


Казанда Кукмарадан килгән удмурт артистлары
Казанда Кукмарадан килгән удмурт артистлары

Фин-угыр дөньясының мәдәни башкаласы итеп 2014 елда беренче тапкыр сайланган Удмуртиянең Шаркан районы Быги авылында 18 октябрь көнне "башкала" исеме тантаналы рәвештә Эстониянең Обиница авылына тапшырылачак.

Октябрьнең өченче шимбәсе 1928 елдан бирле Эстония, Финляндия һәм Маҗарстанда Фин-угыр дөньясы көне буларак билгеләнә. Эстония 2011 елда бу көнне рәсми бәйрәм дип игълан итте. Соңгы берничә елда әлеге чараларга Удмуртия дә кушыла башлады.

Быел беренче тапкыр Фин-угыр дөньясының мәдәни башкаласы итеп удмурт авылы сайланды. 640 кеше яшәгән Быги авылында дистәләгән мәдәни чара, остаханәләр, авыл туризмына багышланган киңәшмә һәм очрашулар узды.

Чараларны Финляндиядә урнашкан Фин-угыр яшьләр берләшмәсе оештыра. Аларның максаты фин-угыр халыкларын берләштерү, телләре һәм мәдәниятләренә башкаларның игътибарын җәлеп итү, шулай ук милли тәрбия һәм гореф-гадәтләрен саклау вә үстерү.

"Фин-угыр башкалалары" програмы 2013 елда кабул ителгән һәм 2017 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә сайлап алыначак дүрт башкала Үзәк Европадан алып Себергә кадәр яшәгән фин-угырларның үзенчәлекләрен, шул ук вакытта бердәмлеген күрсәтәчәк, ди аны оештыручылар.

Татарстанда удмуртлар Чаллы, Баулы, Арча һәм Балтач районнарында яши. Казан белән Һельсинки арасында Finnair һава юллары ширкәте атнасына ике тапкыр очышлар оештыра.

XS
SM
MD
LG