Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда югалган Эдем Асановның мәете табылды


Кырымда тагын бер кырымтатар егете югалды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Кырымда тагын бер кырымтатар егете югалды

Бер атна элек Кизләүгә (Евпаторий) эшкә барганда югалган Эдем Асановның мәете ташландык бинада табылган. Асанов сишәмбе көнне Сакъ шәһәре зиратында җирләнәчәк.

Эдемнең апасы энесенең тыныч холыклы, сәясәттә катнашмаганын, социаль челтәрләрдә дә актив булмаганын сөйләде.

Аннан ике көн алда Сары-су бистәсеннән билгесез кешеләр алып киткән Ислам Джеппаров һәм туганнан туганы Джевдет Исламов язмышлары әле дә билгесез.

Кырымдагы Калинино авылыннан тагын бер кешенең югалуы турында хәбәр ителде.

"3 октябрь кичендә Эскендер Апселямов Акмәчеттә яшәгән фатирыннан чыгып эшенә барып җитмәгән. Шуннан бирле аның белән элемтә юк, телефоны сүнгән", дип хәбәр итте Кырымтатар корылтаеның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедля.

Узган атнада Европа Шурасының Парламент ассамблеясы утырышында кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилоглу Кырым оккупациясеннән бирле 18 кешенең югалганын белдергән иде. Кырымтатар җитәкчелеге Кырымда татарларга басым ясала, кырымтатарлар канунсыз рәвештә кулга алына, дип белдереп килә.

XS
SM
MD
LG