Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу өчен махсус заманча комплексларның беренчесе Лаеш районы Сокуры авылындагы "Юлчы" мәчете янында ачылды.

Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң быелның май аеннан мал чалу һәм ит җитештерү өлкәсендә яңа техник регламентлар кертелде. Корбан гаете көннәрендә ислам кануннары нигезендә терлек чалуны санитария таләпләренә туры китереп оештыру мәсьәләсе дә үзенең актуальлеген югалтмый.

Изге бәйрәм көннәрендә корбан чалу өчен махсус заманча комплексларның беренчесе Лаеш районы Сокуры авылындагы "Юлчы" мәчете янында ачылды.

Соңгы елларда Сокурыда йорт җиткерүчеләр артуы һәм Казаннан корбан чалдырырга дип "Юлчы" мәчетенә мөрәҗәгать итүчеләр күбәюе сәбәпле, быел мәчет биләмәсендә барлык уңайлыклары булдырылган мал чалу комплексы төзегәннәр.

Монда сарык һәм башка эре терлекне китереп ябарга, ашатырга утарлар бар. Мал чала торган җирдә канализация, җылы һәм салкын сулар үткәрелгән. Идәнгә таш җәелгән, итне ташу өчен рельслар салынган. Бөтен калдыклар махсус контейнерларга тутырылачак.

"Алабуга" аерым икътисади зонасында эшләүче ширкәт аларны бушлай үзендә эшкәртергә алып китәчәк. Хәтта малның канын да җыеп барып, Алабугага җибәрәчәкләр.

Бөтен эш барышы чисталык саклап, санитар нормаларга туры китереләчәк. Мал чалу күренеше чит кеше күзеннән ябык булачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин киләчәктә Казан тирәсендәге башка районнарда да шушындый комплекслар пәйда булыр дип өметләнүен әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG