Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Казандагы милли мәгариф үзәген танытырга чакыра


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Милли мәгариф үзәгендә булды. Әлеге үзәк республикадан читтә яшәүче татарларга да ярдәм күрәтәчәк.

Быелның сентябреннән Милли мәгариф үзәге статусында эшли башлаган Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге II татар гимназиясендә дүшәмбе көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Әлеге очрашу һәм шәһәр мохитенда татарча тәрбия вә белем бирү турында үзәк җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина белән сөйләштек.

– Рөстәм Миңнеханов милли үзәк белән танышканнан соң, нинди фикерләр әйтте?

– Бу үзәкнең эш юнәлешләрен хуплады. Ана телен, тарихны, мәдәниятне саклау өлкәсендәге програмны ошатты дип аңладык. "Бик зур эш башкарасыз", диде. Киләчәктә аны үстерү турында сөйләштек.

Милли мәгариф үзәгенең, беренчедән, шушы ана телендә укыту, традицияләр, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм балаларны шул үрнәкләрдә тәрбияләү бер максаты булса, икенче максаты – Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләргә ана телен өйрәнүдә ярдәм күрсәтү. Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән безгә татар укытучылары һәм укучылары килә. Без аларны дәресләргә йөртәбез. Барысын да аңлатабыз.

Шундый юнәлештә эшләү турында сүз барды. Күп елларда эшләп килә торган проектларны күрсәттек һәм аңлаттык. Президент аны хуплады. "Бу милли үзәкнең эшчәнлеген аңлатырга, күрсәтергә кирәк", диде.

– Белүебезчә, бу үзәккә балалар бакчасы, мәктәп керә, ә тагын ул нәрсәне үз эченә ала?

– Тагын татар музыка мәктәбе бар. Гимназия Казан федераль университетының база мәктәбе булып тора.

Миңнеханов милли үзәк белән таныша
Миңнеханов милли үзәк белән таныша

​Балалар бакчасы быелның февраль башында ачылды, 120 урынга балалар тупланды. Аларның бөтенесе дә безнең гимназиягә укырга китмәстер, чөнки бит әле тору урыны нигезендә кабул итү дигән әйбер бар. Без аларны милли мәктәптә ана телендә белем алырга әзерлибез. Телне өйрәтәбез.

– Бу 120 баланың барысы да Татарстаннанмы?

– Әйе Казанның төрле районнарыннан. Алар балалар бакчасын бетергәч үзләре яшәгән район мәктәпләренә дә китәргә мөмкин, әмма алар махсус менә шулай тел өйрәнә.

– Бөтен бала да татар милләтеннәнме?

– Катнаш гаиләләрдән дә бар.

– Бакчага бөтенесе татар телен белеп киләме?

– Белеп килү мәҗбүри түгел, без аларны өйрәтергә дип кабул итәбез. Ана телен өйрәтергә ихтыяҗы, теләге булган гаиләләрдән киләләр.

Безнең балалар да Миңнехановны саф татарча каршы алды. Соңгы ике елда шушы милли мәгариф үзәген ачу, Миңнехановның максатчан рәвештә безгә ярдәм итүе бу мәсьәлә өчен борчыла һәм күз уңында тота дигәнне аңлата. Мин шулай аңлыйм.

– Гимназияне тәмамлаган укучылар БДИ тапшырырга тиеш, ә бу имтиханнар, белүебезчә, урыс телендә. Укучыларга аны тапшыру авыр түгелме?

– Бу хакта сөйләшү булды. Беренчедән, без фәннәрне ана телендә укытабыз, 10-11 сыйныфта без бер тел белән генә чикләнмибез, терминнар базасын ике-өч телдә бирәбез. Безнең күрсәткечләребез начар түгел.

– Татар мәктәбен бетергән укучыларга ихтыяҗ бармы?

– Нәрсә ул милли мәктәне тәмамлау? Ана телен өйрәнү ул, иң беренче, үзеңдә әхлак базасын булдыру. Әхлак базасын үзендә тәрбияли алган кешеләргә җәмгыятьтә һәрвакытта да ихтыяҗ булачак.

Миңнеханов Instagramда милли мәгариф үзәге фотосын элде
Миңнеханов Instagramда милли мәгариф үзәге фотосын элде

Икенче ягы бар – милли мәктәпне тәмамлаган кеше ул бит чикле белем алган дигәнне аңлатмый. Мәсьәлән, безнең гимназияне тәмамлаучылар өч телне белеп чыгалар. Татар, урыс һәм инглиз телен. Бу бит бик зур үсеш дигән сүз. Ике дәүләт теле булган республикада безнең укучыларыбыз үзләрен бик иркен хис итә.

Безнең күп кенә элекке укучылар шул ук президент идарәсендә, хөкүмәт даирәләрендә эшли, чөнки алар ике дәүләт теленнән тыш, өченче халыкара аралашу телен дә белә. Шуңа күрә аларга ихтыяҗ бар.

XS
SM
MD
LG