Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

Мәскәү Украина сугышында үзенең катнашмавын тәкърарлап килсә дә, анда нәкъ менә Русия хәрбиләренең булуына дәлилләр арта гына бара. Азатлык шуларның берсе – туган ягы Сарманга кайткан Фәнис Хәсәншин белән сөйләште. Ул Украинаның көньяк-көнчыгышындагы сугышка янә барырга җыена.

Фәнис Хәсәншин хәрби килешү – контракт нигезендә Русия ягыннан Украинада сугышучы татар егете. Ул Русия Кырымны аннексияләгәндә дә ярымутрауда булган. Хәсәншин үзе кебекләрнең Украинага да, Кырымга да хәрби фәрман белән килүләрен әйтә. Аның сүзләренчә, Украинада сепаратистлар ягында сугышучы татарлар аз түгел. Боларны ул Азатлык белән сөйләшкәндә әйтте.

– Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйбыз!

– Рәхмәт бик зур.

– Бәйрәмне кайда үткәрдегез, сез кайда хәзер?

– Әлегә өйдә, Сарманда.

– Кайчаннан бирле Сарманда инде сез?

– Бер ай була инде.

– Сез тумышыгыз белән Сарманның үзеннәнме?

– Әйе.

– Вконтакте-дагы фотолардан күреп белүебезчә, сезне Кырымда да, Украинаның көньяк-көнчыгышында да булган дип уйладык. Әгәр мөмкин булса, шул турыда сөйләгез әле.

– Гафу итегез, сөйли алмыйм дигәндәй. Ул хәлләр турында сөйләшәсем дә килми.

– Сез туган якларга вакытлыча гына кайттыгызмы, әллә бөтенләйгәме?

– Вакытлыча гына, әлегә ялда.

– Ни өчен сөйләшәсем килми дисез? Ярамыймы, әллә үзегезнең күңелегез тартмыймы?

– Ярамый да, һәм шулай ук күңелем дә теләми.

– Сөйләсәгез, рәхмәтле булыр идек. Ул якларга үзегезнең күңелегез теләп чыгып киттегезме, әллә финанс мәсьәләләре мәҗбүр иттеме?

– Контракт белән хәрби хезмәттә мин.

– Сез Алабуганың мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлагансыз. Мәдәният һәм сәнгать белгечлеге алгач нигә хәрби булырга ниятләдегез?

– 18 яшь тулгач хәрби хезмәткә барып кайттым да, соңыннан яңадан күңел тартты.

– Хәрби килешүегезгә ничә ел була инде?

– Бер елдан артып китте.

– Хәрби хезмәттән канәгатьме?

– Әйбәт. Бөтенесе дә әйбәт.

– Сезнең Кырымда булган фотоларыгыз да бар. Ул чакта Русия Кырымда үз хәрбиләре булуын кире кагып килде, ә сез Русия гаскәрендә хезмәт итәсез бит югыйсә. Шул да билгеле - андагы кырымтатарлар Русиягә кушылырга теләмәде. Сез бу вазгыятьне ничегрәк кабул иттегез? Ул вакытта сез кайда идегез?

– Мин кырымтатарларның кушылырга теләмәгәнен беләм.

– Сез ул вакытларда Акмәчеттә идегезме?

– Төрле җирдә.

– Кырымның бөтен шәһәрләрендәме?

– Кайда туры килде, шунда булдык инде.

– Кырымтатарлар Русиягә керергә теләмәде. Сез моны үзегез татар, татар егете буларак ничегрәк кабул иттегез?

– Татарлар алар Татарстанда яши. Кырымтатарларның бөтен ниләре Төркиядән чыккан. Алар сәясәттә дә, телләре дә безнекеләргә охшамаган. Мин аларны татарлар дип исәпләмим.

– Алар Әстерхан татарлары, Себер татарлары кебек үк тарихи яктан татарларның кардәшләре бит. Кырымда Миңнеханов та, Татар конгрессы да булып кайтты. Алар кырымтатарларын кардәшләребез дип атап килә.

– Беләм. Мин Югары радада (Кырым) Миңнехановны да күрдем. Референдум көнне килделәр алар.

– Килешү имзалаганда да, беренче тапкыр килгәнендә дә күрдеңме?

– Әйе.

– Миңнехановны якыннан күргәч, син Югары раданың эчендә булгансыңдыр инде?

– Әйе.

– Югары Раданы саклаучыларның (Кырымны Украинадан аерып алу алдыннан андагы парламент һәм хөкүмәт бинасы билгесез дип саналган кораллы төркем тарафыннан яулап алынган иде - ред.) берсе дип әйтергә буламы сине?

– Була.

– Сезгә Кырымда озак булырга туры килдеме?

– Анда күпме булганымны исәпләмәдем. Ике айдан артыграк булдык бугай.

– Контракт белән хезмәт итүчеләр һәм Русия гаскәрләре февраль ахырларында ук Кырымда иде. Син ул вакыттан ук анда булгансың. Бөтен вазгыятьне дә беләсең булып чыга.

– Белүен беләм. Аның турында сөйлисем килми. Онытасым килә. Интернетка да керергә теләмим. Төрле әйберләр, теләсә-нәрсә язалар.

– Синең бу гамәлләреңне хупламаганга кәефең төште дип әйтергә телисеңме?

– Әйе.

– Алай да, радио өчен синең фикерләрең кызык. Син Кырымга үзең теләп чыгып киттеңме, әллә фәрман булгангамы?

– Фәрман булды. Командировкага без анда бардык.

– Сезнең арада татар егетләре бар идеме, әллә син үзең генә идеңме?

– Татарстаннан да кешеләр бар иде.

– Биш-алтымы? Җиде-сигезме? Ничәләп идегез?

– Тәгаен генә бөтенесен дә әйтә алмыйм. Төрле яклардан, мин белгәннәре күп иде. Әле мин белмәгәннәре дигәндәй.

– Син белгәннәре, алай да, күпме иде? Ун-унбишләпме?

– Җиде-сигез.

– Бу Татарстан егетләреме?

– Әйе.

– Син фотоларыңа "Кара диңгез бу. Без Украинага китеп барабыз" дип тә язган идең. Мин ялгышмыйммы?

– Андый фотоларым да бар.

– Кайсы шәһәрләрдә булырга туры килде?

– Аның турында, гафу итүегезне сорыйм, әйтә алмыйм. Ярамый да дигәндәй. Бу сорауга җавап бирмим.

– Халыкның кәефе ничегрәк? Бу кораллы низагны, ике якның бәрелешүләрен ничегрәк кабул итәләр?

– Безгә карата бөтенесе дә яхшы иде. Эчәргә дә, ашарга да китереп тордылар. Безне якты чырай белән каршы алдылар. Гади халыкның (мөнәсәбәте) әйбәт.

– Сезгә карата кемнең мөнәсәбәте начар соң?

– Мин кем икәнен төгәл генә әйтә дә алмыйм. Дәрәҗәләре белән аларның нинди кешеләр икәнен дә әйтә алмыйм. Төрле кеше бар. Күпчелеге безгә карата яхшы. Каршы алып, ни белән сезгә булышырга, дип сорап тордылар.

– Ут эчендә калу куркынычы сизеләме? Кулда корал булгач, ансы сизелә торгандыр инде?

– Төрлечә була.

– Кулда корал булгач, үзеңә дә атарга туры киләдер. Кешегә төзәргә туры киләме?

– (Авыр сулый) "Юк" дисәң дә була, "әйе" дисәң дә була. Төрлечә була.

Фәнис Хәсәншин Украина "Беркут"ы киемендә

Фәнис Хәсәншин Украина "Беркут"ы киемендә

– "Рус дөньясы" булдырабыз дигән җирдә татар егетләренең йөрүен үзең ничегрәк бәялисең? Син батырлык кылып йөрисеңме, әллә күңелең кушкангамы? Моның төбендә ни ята?

– Берни дә ятмый. Командировкага бардык, фәрман алдык һәм бетте.

– Син моңа эшең итеп карыйсың инде алайса. Фәрман булды һәм бетте-китте.

– Куркып кача алмыйм бит инде. Бөтенесе барганда мин үзем генә кала алмыйм.

– Контрактны өзү мөмкинлеге бармы?

– Барлыкка бар ул. Әгәр син үзең теләп һәм белеп контракт имзалагач, ник кирегә кайтырга. Контрактны өзәргә теләгем була икән, анда гомумән бармаска кирәк ату.

– Тел төбеңнән аңлавымча, әлегә андый теләгең юк, әйеме?

– Юк.

– Шовинистик "Рус дөньясын" булдыруда татар егетләренең дә йөрүен татар җәмәгатьчелегенең барсы да хупламый кебек.

– Мин ансын да беләм. Бөтенесен дә аңлыйм.

– Син ничек уйлыйсың, бу низагның нәтиҗәсе ничегрәк булачак?

– Вакыт күрсәтә инде.

– Сезне ризык белән дә, корал белән дә Русия ягыннан яхшы тәэмин итәләрме?

– Бөтенесе дә әйбәт. Сез корал да корал дисез, әйтәм бит, барсы да әйбәт.

– Контракт белән баргач, кулыңда корал булу үзеңнең иминлегең бит әле ул иң беренче чиратта.

– Аңлыйм ансын да.

– Алай да, бу хәрби тормышың күпмегә сузылыр дип уйлыйсың?

– Җавабым шул ук – вакыт күрсәтер.

– Ялың беткәч китәргә җыенасың инде алайса?

– Әйе.

– Кайчанрак юлга чыгасың инде?

– Аллаһы боерса, бер өч-дүрт көннән соң.

– Синең үзеңә генә ял бирелдеме, әллә контракт белән барганнар бөтенегез дә ялдамы?

– Анда контракт белән кемнең кайчан ялы туры килә, шул вакытта ялга чыга.

– Күпме түлиләр, бер айга хезмәт хакы әйбәт чыгамы?

– Әйбәт чыга. Төрлечә була, ул кемнең күпме хезмәт итүенә, хәрби дәрәҗәсенә дә карый.

– Сугышта булган өчен дә өстәмә акча түлиләрме?

– Өстәлергә тиеш. Мин ничек тиеш, шулай алып барам.

– Тормыш корырга уйламыйсыңмы соң әле?

– Әлегә аякка басмыйча, фатирлар алмый торып өйләнү – ул җүләрлек һәм аны эшләргә озак вакыт кирәкми. Аннан соң яшәргә һәм гаиләне туйдыру кирәк бит әле. Шуңа күрә, әлегә ашыкмыйм.

– Синең белән элемтәдә булган, илһам биреп торган кызың бармы?

– Бар!

– Татар кызымы?

– Үзем татар булгач, татар инде.

– Әти-әниеңнәр исән-саулармы? Син алар янына кунакка кайттыңмы?

– Минем барсы да бар, әби-бабайларым да исән.

– Бертуганнарың бармы?

– Ике сеңелкәшем бар минем.

– Әти-әниеңнәр синең ут эчендә йөрүеңне ничек бәялиләр? "Балам, башка җиргә сорап кара", дип әйтмиләрме?

– Әти-әни минем үзсүзле икәнемне белә. Мин хәл иткәннең барсын да алар кабул итә.

– Туганнарың синең исәнлегең, иминлегең турында борчылганны сиздермиләрме?

– Сүз дә юк, кайгыралар инде.

– Син хезмәттә булганда алар белән даими элемтәгә керәсеңме? Тынычландырып торасыңмы?

– Телефон аша тынычландырып торам.

– Украинага килгән вакытта, татар егетләре күпме анда?

– Бар инде, бар.

– Синең яныңда терәк һәм таяныч булырдай татар егетләре бармы? Ничәләп сез?

– Әйе, татарлар бердәм. Янымда күпме татар булуга килгәндә, кулдагы бармаклар җитми. Безнекеләр "дочурта" монда. Монда татармы, әллә татар түгелме, кайдан булсаң да, барыбер. Хезмәттә бөтенебез дә зур тату гаилә кебек. Кирәк икән, мин булышам, миңа кирәк икән, миңа булышалар.

– Татарның күңелен татар барыбер яхшырак аңлый. Алай да унлап татар егете яныңда бармы соң?

– Бар, бар.

– Татар мохитына чуму мөмкинлеге бармы? Татар көйләрен бергә тыңлыйсызмы?

– Мин үземнең татарлыгымнан курыкмыйм, берсе дә курыкмый. Үзебезнең татарлар белән татарча сөйләшәбез. Татар җырларын тыңлау мөмкинлеге дә бар. Телефонга алынган җырлар да бар.

– Украинада булсагыз да татар мохитына кытлык юк инде?

– Юк!

– Русия мәгълүмат чараларында Украинада Русия гаскәрләре юк дип белдерелә. Үзенә күрә бер сәяси серме бу?

– Ул сәясәтне аңламыйм мин, шуңа күрә, берни дә әйтә алмыйм.

– Ни генә булмасын, анда контракт белән хезмәт итүчеләр дә, хәрбиләр дә барыбер бар инде, әйеме?

– Бар, бар, бар.

– Һәм алар күп?

– Мин күпме икәнен белмим.

– Һәлак булучылар... Андый кайгыларны кичерергә туры килдеме? Дусларыңны югалту...

– Алты малайны (егетне) югалттым.

– Алар синең белән бергә хезмәт иткәннәрме?

– Әйе.

– Алар арасында татарлар бар идеме? Русиянең кайсы якларыннан?

– Төрле җирдән, Башкортстаннан да бар иде. Эдуард Ибраһимов, механик-водитель. Ул безнең шофер иде. БМД (десант өчен хәрби машина) машинасында йөрде.

– Ул ничек һәлак булды соң?

– Гафу итегез, әйтә алмыйм. Минем бүтән сөйли алмыйм. Эшләрем дә бар иде, китәсем бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG