Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Германиядә "Идел-Урал" легионы әсирләре тавышы сакланган


Икенче дөнья сугышы әсирләре җырлары яздырылган тәлинкә

Икенче дөнья сугышы әсирләре җырлары яздырылган тәлинкә

Казанда чит ил архивларында сакланган татар тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы документларга багышланган халыкара конференция үтте. Биредә Икенче дөнья сугышында яздырылган татар әсирләре җырлары хакында да әйтелде.

1-2 октябрьдә Шиһабетдин Мәрҗәни институтында узган халыкара конференциядә чит ил архивларында сакланган татар тарихына кагылышлы мәгълүматлар хакында җиткерелде.

Алман галиме, тюрколог Мисте Хоттоп Риеке урта гасырларда татар-алман мөнәсәбәләре, алман галимнәре тикшерүләре, аларның хезмәтләре хакында, шулай ук Лейпциг шәһәрендә, Германиянең милли китапханәсе бүлеге архивында табылган граммофон тәлинкәләре турында әйтеп узды.

Аларга Икенче дөнья сугышы вакытында "Идел-Урал" легионы агитбригадасы вәкилләре тарафыннан җырланган җырлар яздырылган, анда кемнәр җырлавы, аларның кайдан булуларын ачыклау эше алып барылачак диде галим.

Тәлинкәләрне галим архивның электрон мәгълүмат базасыннан "күбәләк" сүзен җыеп тапкан. Архив документларында "татар" термины еш кулланылмавы сәбәпле, галим "сандугач", "ак каен", "күбәләк" кебек сүзләрне җыю ысулы белән дә татар документларын эзләп караган.

"Күбәләк сүзен төрле вариантта, төрле килеш кушымчалары белән җыйдым. Нәтиҗәдә әлеге тәлинкәләргә тап булдым. Шулай итеп, без "Идел- Урал" легионының милли җырларын ишеттек", дип сөйләде галим.

Тәлинкәләргә "Ак каен", "Яшь егетләр, яшь кызлар", "Кубәләгем" җырлары, инструменталь музыка яздырылган. Алар "Демблин" лагерендә төрле милләт әсирләре мәдәниятен өйрәнүче алман галимнәре тарафыннан яздырылган дип исәпләнә. Мисте Хоттоп Риеке татар әсирләре җырларын Казанга да алып килгән.

Германиядә шулай ук Беренче дөнья сугышы вакытында татар-башкорт әсирләре тавышлары, җырлары яздырылган язмалар да саклана. Алар Германиядә яшәүче Нәсүр Юрушбаев тырышлыгы белән Казанга кайтарылган иде.

Нәсүр Юрушбаев бер әсир тавышы тарихы турында документаль фильм да төшерде, ул быелгы халыкара мөселман киносы фестивалендә документаль фильм номинациясендә катнашты.

"Әтиемнең тавышы" дип исемләнгән әлеге фильмда Германиядә әсирлектә булган Ибраһим Хәлимов тавышының күп еллардан соң Татарстанга, аның 90 яшендә булган кызына килеп ирешүе күрсәтелә. Ибраһим Хәлимов әсирлектән соң туган ягына кайта алса да, 1938 елда Сталин репрессиясенә дучар ителә.

Япониядә сакланган татар тарихына кагылышлы документлар

Чарада шулай Япония, Төркия архивларында сакланган татар тарихына кагылышлы материаллар турында да әйтелде. Быел җәен Татарстаннан бер төркем галим Япониягә архивларда сакланган татар документларын өйрәнергә барган.

Биредә билгеләп үтелгәнчә, Япониядә мондый төр докуменларның төп өлеше татар мөһаҗирләренең шәхси архивларында саклана, алар аны Русиягә бирер бик теләми. Документларны саклаучы үзәк Япония территориясендә булган очракта, алар биреләчәк, дип килешенгән.

"Мондый мөмкинлек бар, хәзер Токио мәчете каршында төрек мәдәни үзәге төзелә", диде галим Марат Гыйбатдинов. Әлеге үзәк каршында татар документларын саклау үзәген төзү планлаштырыла.

Чарада әйтелеп узганча, билгеле япон тюркологы Хаттори Сироның (1908-1995) Урал-Алтай архивында татар тарихына кагылышлы документлар саклана. Әлеге архивның татар өлешендә ике йөзләп китап тупланган, алар Ислам, тарих, филология һәм башка юнәлешләргә карый.

Япониядә шулай ук "Милли байрак", "Яңа япон мохбире" , "Яңа милли юл", "Вакыт" газетлары да саклана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG