Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Аксенов Путин туган көнендә Кырым аннексиясе өчен рәхмәт әйтте


Владимир Путин һәм Сергей Аксенов

Владимир Путин һәм Сергей Аксенов

Кырым "премьер-министры" Сергей Аксенов Русия президенты Владимир Путинны туган көне белән котлап җибәргән телеграммасында бу көнне "үзенчәлекле көн" дип атаган. Кырым "хөкүмәте" сәхифәсендә котлауның эчтәлеге бастырылган.

"Безнең өчен бу бик кадәрле көн. Безнең, Кырымның туган иленә кайтуы Сезнең исем белән бәйле. Сез Кырым халыкларының Русиягә кушылуы турындагы тарихи референдум нәтиҗәләрен хуплап зур батырлык, сәяси көчегез һәм дәүләт башлыгы буларак зирәклек күрсәттегез", диелгән котлауда.

Аксенов Русиядәге "рухи һәм патриотик күтәрелешне, халык һәм хакимиятнең бердәмлеген дә Путин эше", дип атаган. Котлау ахырында Аксенов Путинга алга таба да бөтен планнарының тормышка ашырылуын теләгән.

Сишәмбе көнне Путинга 62 яшь тулды. Бүген ул тайга урманнарында. Путинның матбугат вәкиле хәбәр итүенчә, туган көнендә ул торак пунктлардан 300-400 чакрым ераклыкта урманда ял итә.

XS
SM
MD
LG