Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:01

"Кырымда кешеләрне урлау бер үзәктән оештырыла"


Низагларны өйрәнүче белгеч Игорь Семиволос

Низагларны өйрәнүче белгеч Игорь Семиволос

Кырымтатарларны куркыту һәм кайберләрен Кырымнан китәргә мәҗбүр итү өчен кылынган бу гамәлләр белән идарә итүчеләр бар, диде Азатлыкка Игорь Семиволос.

Сайлаудан соң Кырымда тентүләр, кырымтатарларга басым, кешеләрне урлаулар тагын да артты. Сишәмбе көнне Сак районында Эдем Асановны җирләделәр. Бер атна элек өеннән Кизләүгә (Евпаторийга) эшкә дип чыгып киткән егет эш урынына барып җитмәгән. Дүшәмбе көнне аның мәете Кизләүдәге ташландык шифаханәләрнең берсендә асылынган килеш табылды. Эдемнең апасы энесен "тыныч холыклы, сәясәттә катнашмый, социаль челтәрләрдә дә актив түгел иде", дип искә алды.

Аннан ике көн алда Сары-су бистәсеннән билгесез кешеләр Ислам Джеппаров һәм туганнан туганы Джевдет Исламовны алып китте. Алар көч белән утыртылган машинаның номерлары да бар, Исламның әтисе Абдурешит Джеппаров Кырым "премьер-министры" Сергей Аксенов белән дә очрашты, әмма әлегә кадәр ул ике егетнең кайда булганнары билгесез.

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев дүшәмбе көнне Киевта ясаган чыгышында, аннексияләнгән Кырымда урланган кешеләрнең саны 20гә җитүен белдерде.

Мостафа Җәмилевнең җәмәгате Сафинар 7 октябрдә Сак шәһәренә Эдем Асановның җеназасына килгәч кырымтатарларның ярымутрауда әсир хәлендә булуын әйтте.

Кеше хокукларын яклаучы халыкара Human Rights Watch оешмасы бүген ясаган белдерүдә, Кырымда май аеннан бирле кимендә биш кешенең югалганы расланды, диелгән.

"Кырым хакимиятләре бу очракларны тикшерергә, ул кешеләрне һәм аларны урлаучыларны табып җәзага тартырга тиеш", диелгән HRW белдерүендә.

Югалганнарның кайберләре ничек тә булса төрле ислам оешмалары белән элемтәдә торучылар иде. Әмма бүген Сак районында җирләнгән Эдем Асановның да, узган җомгада шулай ук өеннән чыгып китеп эшенә барып җитмичә югалган Эскендер Апселямовның да ислам оешмаларына катнашы булмавы билгеле.

Егетләрне алып китү – оккупациягә каршы булганнарны куркыту

Радикал карашлы булмаганнарны да алып китү - "ислам оешмалары әгъзалары гына эзәрлекләнә", дигән фикердән игътибарны читкә юнәлтү булырга мөмкин, дип фаразлый Якын Көнчыгыш тикшеренүләре үзәге җитәкчесе, Кырым һәм кырымтатарлар, шулай ук конфликтология белгече Игорь Семиволос.

"Кырымда кешеләрне алып китүнең төп максаты – куркыту. Репрессияләр белән ислам оешмалары әгъзаларын Кырымнан китәргә мәҗбүр итәләр. Инде башкаларның югалуын ничек аңлатырга да белмим. Бу егетләрне алып китү – оккупациягә каршы булганнарны куркыту, буйсындырырга тырышу, шул ук вакытта ислам оешмалары гына эзәрлекләнә дигән фикерне йомшарту өчен эшләнә ала", ди белгеч.

Ничек кенә булмасын, кешеләрнең югалуы инде яхшы идарә ителә, дип исәпли Игорь Семиволосның.

"Урлаулар артты. Бу – карарлар чыгаручы ниндидер үзәк булганына дәлил. Әмма алар нинди мантыйк белән эшли, анысын мин аңламыйм", диде Семиволос.

Шул ук фикерне бүген Qirim.Aqiqat сәхифәсенә Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров та әйтте.

Рифат Чубаров

Рифат Чубаров

"Соңгы очракларга бер күзәтү ясасак – егетләрне яхшы өйрәтелгән кешеләр урлаганы күренә. Алар федераль көч структуралары, Кырым "самооборонасы" кешеләре була ала. Кем генә булмасын, аларның хуҗалары Кырым хакимиятендә", диде Чубаров һәм "Кырымда хәзер Мәскәү белән килештермичә чебен дә бер урыннан икенчесенә очмый", дип өстәде.

"Кырымтатарларның сабырлыгы бетәргә мөмкин", дигән кисәтүләргә карамастан, Якын Көнчыгыш тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Игорь Семиволос татарларга хәзер берничек тә кулларына корал алырга ярамый, ди.

Хәзер кырымтатарлара кулларына корал алырга ярамый

"Хәзер кырымтатарлар кулларына корал алса - бөтен халыкны зур куркыныч астына куячак. Ул вакытта инде хакимиятләр ачык итеп репрессияләргә тотыначак. Хәзер әле алар ул эшне "үзләренең террорист бүлекләре" ярдәмендә башкара. Кулларына корал алучылар бар инде, алар Украина өчен сугыша", диде Семиволос.

Кырымтатар мәҗлесе кырымтатар хокуклары өчен көрәшне тыныч юллар белән алып баруны алга сөрде. Бүгенге көндә дә Мәҗлеснең Кырымнан читтә яшәгән җитәкчелеге Кырымга халыкара күзәтүчеләрне китерүне оештыру эшләре белән йөри. Хокук белгечләре БМО һәм Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләренең Кырымда торуы вазгыятьне контрольдә тотарга ярдәм итәчәк, дип ышана.

"Әмма Русия халыкара миссиянең Русия кануннары нигезендә эшләвен таләп итә. Моңа Украина каршы чыга. Бу үзенә күрә Кырым аннексиясен тану булачак бит. Максат бик катлаулы, бөтен тарафлар да моны аңлый, дип уйлыйм. Ниндидер юлын табарга кирәк", диде Игорь Семиволос Азатлык радиосына.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG