Accessibility links

Кайнар хәбәр

Физика өлкәсендә Нобель бүләген өч япон галиме алды


Исаму Акасаки, Һироши Амано һәм АКШ ватандашы Сюдзи Накамура
Исаму Акасаки, Һироши Амано һәм АКШ ватандашы Сюдзи Накамура

Швециянең фәннәр патша академиясе физика өлкәсендәге быелгы Нобель бүләген яктылыкны өйрәнгән өч япон галименә бирергә карар итте. Исаму Акасаки, Һироши Амано һәм АКШ ватандашы Сюдзи Накамураның күп еллык тикшеренүләре нәтиҗәсендә эффектив зәңгәр яктырткыч диодлар уйлап чыгарылган һәм бу ачыш энергияне саклый торган ак яктылык чыганаклары ясарга ярдәм иткән.

Физика өлкәсендәге быелгы бүләкне алучыларның исеме аталганчыга кадәр үк Нобель комитеты вәкиле быелгы бүләк “яктылыкка” бирелә диде.

Былтыр физика өлкәсендәге Нобель бүләген вак кисәкчәләрне өйрәнүдәге ачышлары өчен Британиядән Питер Һиггз һәм Бельгиядән Франсуа Энглер алган иде.

XS
SM
MD
LG