Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка музыкантларына Уфада чыгыш ясарга ирек бирмәделәр


Cannibal Corpse төркеме
Cannibal Corpse төркеме

Американың Cannibal Corpse дэт-метал төркемен концерт узарга тиешле бинага кертмәделәр, икенче урында исә утларны өзделәр.

Cannibal Corpse американ музыка төркеменең Уфадагы чыгышы 6 октябрьдә "Агава" клубында узарга тиеш иде. Ләкин чара буласы көнне клубның техник сәбәпләрдән ябылуы мәгълүм булды. Клуб ишегендәге белдерүдә төркемнең чыгышы Гафури паркына күчерелүен хәбәр иттеләр.

Гафури паркындагы барга Cannibal Corpse чыгышын карарга җыелган халык
Гафури паркындагы барга Cannibal Corpse чыгышын карарга җыелган халык

Гафури паркындагы чарага халык җыела башлау белән андагы ДМ-барда узарга тиешле бу чараның да булмаячагы билгеле булды. Гафури паркы мөдире Евгений Дубницкий сүзләренә караганда, утны өзү турында күрсәтмә күптәннән бирелгән булган, чөнки бина хуҗаларының ут өчен бурычлары җыелган. Музыкантлар чыгышы алдыннан гына утны өзү очраклы хәл булган.

Концертны оештыручылар электр генераторлары куярга тәкъдим иткәч, бинаның коммуналь түләүләр өчен дә бурычы җыелганлыгы мәгълүм булды. Музыкантларга тамашачылар алдында гафу үтенеп, кунакханәгә кайтып китәргә туры килде.

Икенче көнне дә чара уздырыр бина табып булмавы ачыклангач, алар Уфадан китәргә мәҗбүр булды. Әлеге төркемнең алдагы чыгышлары Чиләбедә узарга тиеш. Төркемнең Уфадагы фанатларын Чиләбегә бушлай алып бару оештырылачак.

Cannibal Corpse Русиядәге чыгышларын Краснодарда башлаган иде. Краснодар православ оешмасы рәисе Роман Плюта прокуратурага бу төркемнең чыгышларында экстремистлык булуы турында гариза язган булган. Аңа караганда, текстларда мәетләр, үтерүләр, вәхшилек тулып ята. Прокуратура экспертизасы бу гаепләрне нигезле түгел дип тапкан.

Шуннан соң Cannibal Corpse төркеме чыгышларына Краснодарда рөхсәт бирелгән. Аннан соң әлеге төркем Самарда да чыгыш ясаган.

Уфада чыгышлары билгеләнү белән Краснодар сценариен кабатлап, башкаланың Октябрь районы прокуратурасына бер уфалының гариза язуы мәгълүм булды. Ләкин Уфаның Октябрь районы прокуратурасы концертны уздырмау өчен сәбәпләр тапмаган.

Рәсми булмаган чыганаклар, американ дэт-метал төркеменең чыгышлары булмауга Уфа православ чиркәве сәбәпче дип исәпли. Аңа караганда, митрополиянең миссионер бүлеге афишалар һәм җыр текстларында үлем, көчләү һәм башка Русия кануннарына сыймаган урыннар булуын тапкан.

Уфада Cannibal Corpse дэт-метал төркеме чыгышы булырга тиешле "Агава" клубына 350 билет сатылган булган. Социаль челтәрләр аша бу каршылык турында таралган хәбәрләр төркем белән кызыксынучылар саны артуга китерер дип көтелә.

Cannibal Corpse дэт-метал төркеме 1988 елда Нью-Йорк штатының Буффало шәһәрендә оешкан. 25 елдан артык эшчәнлек чорында дистәдән артык альбом чыгарганнар. Төркемне тәнкыйтьләүчеләр булса да, музыкантлар үзләренең чыгышларын сәнгатьнең бер төре дип исәпли.

XS
SM
MD
LG