Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:49

Мәскәү театр режиссеры Юрий Любимов белән хушлашты


Юрий Любимов, 2013 ел

Юрий Любимов, 2013 ел

Мәскәүдә бүген На Таганке театрына нигез салган режиссер Юрий Любимов белән хушлаштылар. Танылган сәнгать остасы 5 октябрь 98 яше белән барганда вафат булды.

Мәрхүм белән хушлашу Любимовның сәнгать юлын башлаган Вахтангов исемендәге театрда узды. Үзе ул җеназа вакытында ялкынлы чыгышлар һәм алкышлар булмавын сораган. Залда Любимов белән озак еллар бергә эшләгән Владимир Мартынов музыкасы яңгырап торган.

Любимов әти-әнисе, абыйсы җирләргән Дон зиратында күмеләчәк.

Юрий Любимов 1917 елда Ярославльдә туган, соңыннан гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп килгән, 1964 елда На Таганке театрын ачкан.

XS
SM
MD
LG