Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымда җанисәптә руслар саны артачак"


Кырымда 14-25 октябрь көннәрендә җанисәп оештырыла. Халыкка 2010 елда Русия ватандашларына тәкъдим ителгән сораулар биреләчәк.

Кырым статистика идарәсе хәбәр итүенчә, җанисәпне уздыру өчен 500дән артык урын әзерләнгән, аны башкарып чыгарга тугыз меңләп кеше җәлеп ителәчәк. Аларның күбесе студентлар һәм вакытлыча эшләмәүчеләр. Аларны өйләренә кертергә теләмәүчеләр җанисәп урыннарына үзләре килеп сорауларга җавап бирә алачак.

Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләл җанисәптә катнашудан баш тарткан кырымтатарлар булмас, дип саный.

"Нәтиҗәләр игълан ителгәндә кырымтатарлар саны киметелеп күрсәтелмәве мөһим, җанисәп сәяси чарага әйләнмәсен, дип телибез", диде Җәләл "Коммерсант" басмасына.

Мәҗлес исәпләвенчә кырымтатарлар Кырым халкыны якынча 12% тәшкил итә, аларның саны 300 меңләп.

Сәясәт белгече Сергей Киселев бу җанисәптә руслар саны украиннар хисабына артачак, дип саный. 2001 елдагы Украина җанисәбе вакытында Кырымда 60% руслар, 25% украиннар, дип игълан ителгән иде.

XS
SM
MD
LG