Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

Казан ЗАГСы идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева Татарстан министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы вазифаларын үтәүче итеп билгеләнде. Булачак хезмәттәшләре белән аны бүген Татарстан премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин таныштырды.

Татарстан ЗАГСы идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова исә бу атнада Татарстан хезмәт министры итеп билгеләнгән иде.

"2008-2014 елларда бу вазифада Зарипова электрон мәгълүмат базасын булдырды һәм зур оештыру эшләрен башкарды, Татарстанда демографик рекордны теркәде, моның белән Русия президентының "май фәрманнарын" гамәлгә ашыруга зур өлеш кертте", диде Песошин.

Элекке министр Айрат Шафигуллин Татарстан президенты фәрманы белән Иминлек шурасы секретаре итеп куелды.

XS
SM
MD
LG