Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химия Нобель бүләге флуоресцент микроскоп уйлап чыгаручыларга бирелде


Эрик Бетциг, Штефан Һелль һәм Уильям Мернер
Эрик Бетциг, Штефан Һелль һәм Уильям Мернер

Швециянең фәннәр патша академиясе химия өлкәсендәге Нобель бүләген флуоресцент микроскоп уйлап чыгарган ике американ Эрик Бетциг һәм Уильям Мернер белән алман Штефан Һелльгә бирә.

Мондый микроскоплар фәннең башка өлкәләрендә дә күп кенә ачышлар ясау мөмкинлеге биргән.

Флуоресцент наноскопия аксымнар, DNA белән RNA арасындагы бәйләнешләрне турыдан туры өйрәнү мөмкинлеге бирә. Бу үз чиратында геномика, протеомика өлкәсендәге ачышларга, күзәнәкләр физиологиясен өйрәнергә, патофизиологик механизмнарны аңларга ярдәм итәчәк.

XS
SM
MD
LG