Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:58

Кырымда соңгы айларда ике дистәгә якын кырымтатар югалды. Шуларның әлегә нибары икесе табылды, икесе дә үлгән хәлдә.

Кырымда кырымтатарлар югала бара. Соңгы айларда Тимур Шаймарданов, Сейран Зинединов, Ислям Джеппаров, Джевдет Ислямов, Эскендер Апселямов югалдылар.

Иң аянычлысы шул: бу көнгә хәтле югалганнарның берсе дә табылмады, табылганнарның икесе Решат Аметов (16 мартта мәете табылды) һәм Эдем Асанов (3 октябрьдә) исән түгел.

Решат Аметовны Кырым “самообороначылары” Акмәчет мәйданыннан алып китеп машинага утыртканын раслаган видео да бер уңай нәтиҗәгә китермәде бугай. Җиде айдан бирле бу җинаять эше турында тикшерүчеләр бернинди мәгълүмат бирмәде, эшне алып барган тикшерүчеләр дә инде ничәнче тапкыр алмашынды. Бу җинаятьнең ачылачагы да, ачылса да аны башкаручыларның җавапка тартылачагы да икеле, чөнки Кырым башлыгы вазифасын башкаручы Аксенов март-апрель айларында Кырымда булган вакыйгалар барышында җинаять кылганнарны ярлыкау турында Русия дәүләт думасына бер канун проектын да юллаган.

Март аенда “самооборона” төркемнәре күбесенчә Аксенов җитәкләгән “Русское единство” фиркасе тарафдарларыннан төзелгән иде һәм бу канунсыз төркемнәр үзләренең канунсыз эшләре белән Кырымда танылган иде. Кем-кемне һәм ни өчен ярлыкарга тели дигән сорау да инде риторик сорау булып тора.

Кырымда хәзер югала барган кырымтатарларның һичьюгы берсе табылса һәм сөйли башласа, күп кенә нәрсәләр ачыкланыр иде, ләкин әлегә беркем дә исән килеш табылмый, ә югалганнарның тик кырымтатарлар булуы бу җинаятьләр бер урыннан идарә ителә дигән фикергә китерә. Димәк, бу югалулар очраклы түгел һәм алар тик кырымтатарларга каршы юнәлтелгән булып чыга.

Бу югалуларга ике әйбер хас: югалганнар – кырымтатарлар һәм югалулар Кырым Русия ягыннан аннексияләнгәннән соң башланды. Бу ике әйберне өченче бер әйбер берлештерә, ягъни, кырымтатарлар Кырымда аннексиягә каршы булган төп көч булды һәм булып тора, аннексияне эшләүче исә Русия һәм аның Кырымдагы бишенче колоннасы. Бу колоннага һичшиксез “самообороначылар”да керә.

Кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилев матбугатта ясаган белдерүләренә караганда, бүгенгә хәтле Кырымда 18 кырымтатар хәбәрсез югалган. Югалганнарның берсе дә табылмый, Кырымның эчке эшләр, ФСБ, ОМОН хезмәтләре исә югалганнарны эзләү урынына Кырым мәктәпләрендә, мәчетләрендә, университетта, Мәҗлес бинасында, кырымтатарларның йортларында дистәләрчә тентүләр үткәрәләр. Бу тентүләр дә тик кырымтатар оешмаларында, йортларында үткәрелә. Бер-ике ислам китапларыннан башка җитди бернәрсә дә бу вакытка хәтле табылмады, беркем дә җавапка тартылмады, ләкин бу демонстратив тентүләр дәвам итә.

Март аенда Җәмилев Мәскәүдә Путин белән телефон аша сөйләшкәндә Кырымда “самообороначылар”, Русия хәрбиләре тарафыннан кырымтатарларга карата канунсызлыклар булдыра ала дигәч, Путин, “булдырып кына карасыннар”, дигән иде. Кырымтатарларның югалулары Җәмилев ясаган фаразларның алты айдан Кырымда иң кырыс рәвештә тормышка аша башлаганын күрсәтә.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, бу кырымтатарлардан аннексиягә каршы позицияләре өчен үч алу, аларны куркытып буйсындыру, ахыр чиктә Кырымнан китәргә мәҗбүр итеп Кырымдагы тәэсирләрен киметү өчен эшләнә. Бу хакта Азатлыкка әңгәмәдә конфликтология белгече Игорь Семиволос та сөйләгән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG