Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кистемдә Корбан бәйрәменә бөтен авыл җыелды


Бәйрәм өстәле артында ир-атлар. Сулдан беренче Илмир хәзрәт Касимов
Бәйрәм өстәле артында ир-атлар. Сулдан беренче Илмир хәзрәт Касимов

Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылы муллалары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Корбан бәйрәмендә авылдашларын сыйлауны гадәткә кертергә булганнар.

Удмуртия мәчетләрендә ел саен дини бәйрәмнәрне билгеләп үтүдә нинди дә булса яңалык кертелә. Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылы мәчетендә быел матур гадәт башладылар.

Үткән гасырның 30нчы елларында Корбан гаете көнне хәлле гаиләләр корбан ите белән ботка пешереп, өч көн дәвамында авыл халкын сыйлаганнар. Беренче көнне бәйрәм ашына балаларны җыйганнар. Бу гадәт хәлле гаиләләрне кулак дип туздыргач беткән.

Кистем авылы мәчете
Кистем авылы мәчете

Быел Кистем авылы мәчете әһелләре һәм Кистем авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Корбан бәйрәме уңаеннан авылдашларын сыйлауны гадәткә кертергә карар кылганнар. 14 гаилә корбан итләре китергән, Нурулла һәм Тәнзилә Касимовлар гаиләсе чәй тәм-томы биргән.

Авылдан ерак булмаган хәрби бүлек белән килешеп, кырда ашау әзерләү җайланмасында итле ботка пешереп, чәй кайнатып алып килгәннәр.

Кыр кухнясыннан ботка бүләләр
Кыр кухнясыннан ботка бүләләр

Мәчеттә бәйрәм ашы өстәле әзерләгәннәр. Элеккеге гадәт буенча башта балаларны сыйлаганнар. Илмир хәзрәт әйтүенчә, элекке еллардагы кебек балалар идәнгә җәелгән ашъяулык тирәсендә сыйланган. “Әлегә кадәр шундый тәмле ботка ашаганыбыз юк иде”, дип сый-хөрмәтне барысы да бик ошаткан.

Корбан ите белән пешергән ботка әби-бабайларга да җиткән, әле калган ризыкларны авылдагы картлар йортына да илткәннәр. Шулай итеп 120-ләп кеше Кистем авылы мәчетендә беренче тапкыр корбан ашына җыелган. Корбан ашын уздыру авылда гадәткә керер дип өметләнә Илмир хәзрәт Касимов.

Корбан бәйрәмендә өлкән әбиләр
Корбан бәйрәмендә өлкән әбиләр

XS
SM
MD
LG