Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:12

Төмәндә татар журналистлары берләште


"Өлкәдәге мәгълүмат кырында татар милли мәгълүмат чараларының роле" дигән темага сөйләшү. (Фәрит Галиәсгаров фотолары)

"Өлкәдәге мәгълүмат кырында татар милли мәгълүмат чараларының роле" дигән темага сөйләшү. (Фәрит Галиәсгаров фотолары)

Төмән өлкәсендәге татарча мәгълүмат чаралары вәкилләре милли проблемнарны киңрәк яктырту, бер-берсенә терәк булу өчен яңа оешма төзеде.

Төмән шәһәрендә "Өлкәдәге мәгълүмат кырында татар милли мәгълүмат чараларының роле" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте һәм бу чара вакытында журналистлар алга таба киңәшеп, бер-береңә терәк булып, милли проблемнарны төрле яклап яктыртып эшләргә дип килеште.

Чара Төмән өлкәсе татарлары конгрессы тәкъдиме белән оештырылды. Конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров Азатлыкка киләсе атнада тагын бер кат очрашып алдагы эшчәнлек турында тәфсиллерәк сөйләшәчәкләрен белдерде. Анда берләшмәнең ничек аталачагы да хәл ителәчәк, клуб, йә булмаса ассоциация булачак. "Рәис сайламыйча, һәр утырышны чиратлашып аерым бер мәгълүмат чарасы вәкиле алып барса, бу иң демократик юл булачак, җитдиерәк проблемнарны күтәрергә, төрле фикерләр белдерергә юл ачачак", ди Насыйров.

Ринат Насыйров

Ринат Насыйров

​Ул бу берләшмә Төмәннең татар журналистикасын яңа баскычка күтәрергә мөмкинлек бирер дип өметләнә.

"Мин киләчәктә журналистлар бер-берсенә ярдәм итеп эшләрләр дип уйлыйм. Берләшмә яшьрәкләргә озак еллар эшләгән журналистлардан тәҗрибә тупларга, шулай ук журналист булырдай талантлы яшьләрне табарга да ярдәм итәчәк, мәгълүмат чараларында булган проблемнарны да хәл итәргә мөмкинлек ачар дип уйлыйм. Мисал өчен, "Хикмәт" газеты ялтырап торган шома кәгазьгә басыла, ә "Яңарыш" аклы-каралы булып саргылт кәгазьдә дөнья күрә. "Татар радиосы" FM-да гөрләп эшли, ә "Дусларга сукмак" югалган каналда эфирга чыга, аны беркем дә ишетә алмый торган хәлдә.

Бу оешма мәгълүмат чараларына алга таба бер-берсен саклап калу өчен дә ярдәм итәчәк дип уйлыйм мин. Мисал өчен, теге йә бу басма киләсе елга чыгармы, әллә финанслар булмаганга ябылырмы дигәнне берсе дә белми. Әгәр алар бер оешмада булсалар, бер-берсенә ярдәм итсәләр, теге йә бу мәгълүмат чарасын ябарга ирек бирмәс иделәр.

Өлкәдә яшәгән татарлар алдында торган проблемнарны хакимиятләр алдында киңрәк күтәрергә дә мөмкинлек бирәчәк бу оешма. Монсы – иң әһәмиятлесе дип исәплим. Гадәттә, булган чараны, йә вакыйганы берсе бик мактый, ә икенчесе нык хурлый. Тәнкыйтьләгән кеше, белгечләр белән сөйләшеп, ничек бу хәлдән чыгу юлларын, ә мактаган кеше аларның ничек бу уңышларга ирешүләре турында күп очракта күрсәтми. Проблемны төрле яклап, җентекләп яктырткан язмалар, репортажлар җитешми", ди Насыйров.

Ул алга таба журналистларның ким дигәндә айга бер, ә проблемнар килеп туган вакытта ашыгыч рәвештә дә җыелып торачакларын әйтә. Рус мәгълүмат чараларында татарлар турында яктыртканнарга да ишекләре ачык булачак.

Бибинур Сабирова

Бибинур Сабирова

Насыйров сүзләренчә, Төмән тирәсендәге башка өлкәләрдә үзләрендәге кебек күп татар мәгълүмат чаралары юк. Дүрт телевидениедә, ике радиода тапшырулар эфирга чыга, дүрт газет басыла, интернетта бер татар порталы да бар.

Өлкәдәге иң өлкән журналистларның берсе, "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, "Хикмәт" газетын (берүзе) чыгаручы Бибинур Сабирова татарча язган, татар проблемнарын күтәргән мәгълүмат чаралары күп булса да, татарларның үзаңнарын үстерүгә аларның файдасы юк дияргә була дигән фикердә.

"Дөньяны гел-гел якты төсләрдә генә күрсәтеп, һәр чараны һәм һәркемне мактап кына язып һәм күрсәтеп тору милли үсешне алга этәрми. Милли үзаң бүген үсми. Татар мәгълүмат чаралары турында сүз алып барабыз икән, аның милли үзаңны үстерүдә уңай роле булырга тиеш. Бу юнәлешне дөрес юлга кертеп җибәрү бик тә кирәк. Әгәр журналистлар үзләрен психологик яктан үзгәртә алса гына милли үзаңны үстерү өчен дә өлеш кертәчәкләр. Өлкә татар конгрессы барлык интеллектуаль көчләрне берләштерү өчен оешкан иде. Ул тулысынча килеп чыкмады, чөнки күпләр үзләренең дөньяга, милли хәрәкәткә карашын үзгәртә алмады. Әгәр журналистлар үзләренең милли хәрәкәткә карашларын үзгәртә алсалар, бу берләшү уңай нәтиҗәләргә китерәчәк", ди Сабирова.

Ул бу берләшү күптән кирәк иде инде дип әйтә. Һәркем үз казаныда гына кайнаганга, җитди проблемнар уртага салып чишелмәгәнгә, моңа кадәр татар мәгълүмат кырының нәтиҗәсе булмады дип белдерә.

Гөлсинә Ниязова (у), "Яңа гасыр" хәбәрчесе София Хәйруллина

Гөлсинә Ниязова (у), "Яңа гасыр" хәбәрчесе София Хәйруллина

​25 ел телевидениедә "Очрашулар" тапшыруын алып баручы Гөлсинә Ниязова бу оешманың журналистларга бер-берсенә терәк булу, булган мәгълүматны алмашып тору өчен дә кирәклеген әйтә. "Кайвакытта булган вакыйгага, чарага карата, бигрәк тә милләт проблемнарын чишкәндә, бер фикергә килергә кирәк була. Бу бергәлекнең бу яктан да әһәмияте зур", ди Ниязова.

Бүген Төмән өлкәсендә атнага бер тапкыр, өч мең данәдә, татар телендә "Яңарыш"; айга бер, мең данәдә, татарча-русча "Хикмәт"; сирәк кенә себертатар телендә "Кәбәрце"; ай саен, русча "Муслим-инфо" газетлары басыла. Төрле каналларда атнага 15 минут, татарча "Очрашулар"; атна саен 30 минут, русча "Яңа сулыш"; атна саен 30 минут, русча "Себер йолдызлары" телетапшырулары, атна саен 15 минут, татарча "Дусларга сукмак" радиотапшырулары эфирга чыга.

Тобол шәһәрендә айга ике тапкыр, 10 минут татарча "Себер дәрьясы" (ике мәртәбә башка каналда кабатлана) радиотапшыруы; айга бер, 10 минут татарча "Себер иле" (ике мәртәбә кабатлана) телетапшырулары чыга.

"Яңа гасыр"ның Төмән өлкәсендә хәбәрләр әзерләүче бүлеге бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG