Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель Тынычлык бүләген балалар хокукларын яклаучылар алды


Кайлаш Сатъяртхи
Кайлаш Сатъяртхи

Нобель Тынычлык бүләгенә быел Пакстаннан Малала Юсафзай һәм Һиндстаннан Кайлаш Сатъяртхи лаек, дип табылды.

Ике ел элек 14 яшендә Пакстанның Сват вилаятендә Талибанның мәктәп балаларына һөҗүмдә каты яраланган Малала кыз балаларның белем алуга хокукы өчен көрәшә.

2013 елның көзендә Малалага Страсбургта Европа парламенты утырышында Андрей Сахаров исемле бүләге тапшырылды.

Кайлаш Сатъяртхи исә Һиндстанда балалар хокуклары өчен көрәшә.

Альфред Нобель калдырган васыятендә Тынычлык бүләген Швециядә түгел, Норвегия башкаласы Ослода игълан итәләр һәм тапшыралар. Әлеге бүләккә лаек булучыларны Швеция академиясе түгел, Норвегия Нобель комитеты сайлый. Комитетка Норвегиянең иҗтимагый-сәяси тормышында иң танылган биш кеше керә, аларны Норвегия парламенты тәкъдим итә.

Нобель Тынычлык бүләген кешелек дөньясына файда китергән, халыклар арасында дуслык булдыру өчен тырышкан, дәүләтләрнең хәрби көчен киметкән, тынычлык өчен башка төрле чаралар күргән кешеләргә бирергә дип васыять итеп калдырган.

Бүләкнең беренче ияләре Швейцариядән Халыкара Кызыл Хач комитетына нигез салган Анри Дюнан һәм Франциядә тынычлык өчен көрәш җәмгыятен төзүче Фредерик Пасси булган.

1948 елда Кеше хокукларына багышланган декларация кабул ителгәннән соң бу бүләк күбрәк кеше хокуклары өчен көрәшүчеләргә бирелә башлады. Аңа төрле елларда Мартин Лютер Кинг, Андрей Сахаров, Лех Валенса, Далай-лама, Amnesty International хокук яклау оешмасы, Михаил Горбачев һәм АКШ президенты Барак Обама лаек, дип табылды.

XS
SM
MD
LG